Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 Май 2018, 12:41

Илебезнең калканы

Туймазылылар Чик сакчысы көнен билгеләде

Туймазылылар Чик сакчысы көнен билгеләде


Кораллы көчләр сафларында хезмәт иткән һәр ир-егет гомеренең ул дәверен горурланып искә ала. Һәм шул гаскәрләр көнен һичшиксез бәйрәм итә, чөнки ул яшьлегенең бер өлешен шунда үткәргән.

Русия Чик буе гаскәрләренең 100 еллыгы алдыннан районыбызда тантаналы чаралар үтте. Шимбә көнне Серафимовка һәм Кандра-Котый авылларында чик сакчыларына һәйкәлләр ачылды. Аларның икесе дә чик буе гаскәрләрендә чикләнгән хәрби хезмәттә булган авылдашлары һәм химаячылар акчасына корылган.

Кандра-Котыйдагы һәйкәл авыл мәдәният йорты янында урнашкан. Мәрмәр плитәгә уеп, чик буе сакчысы һәм аның эте, Ватаныбыз чикләрен саклаган вертолётлар һәм хәрби корабль тасвирланган.

Серафимовкалылар тарафыннан Дан сукмагында корылган гранит плитә ачык китап һәм анда сурәтләнгән Русия картасы рәвешендә иҗат ителгән (фотода).

Якшәмбе көнне бу бәйрәм тантаналы рәвештә Туймазыда билгеләнде. Чик сакчылары һәм Хәсрәтле ана һәйкәлләренә чәчәкләр салганнан соң Туймазы буйлап автомобильләрдә үттеләр. Аннары бу бәйрәмдә катнашучылар шәһәр паркындагы амфитеатрга концертка җыелды.

Бу тантаналарда катнашучылар арасында районыбызда «Дәүләт чиген ышанычлы саклаган өчен» медале белән бүләкләнгән бердәнбер яугир-интернационалист Әмир Дәүләтшин да бар иде. Әмир Салихҗан улы чикләнгән хәрби хезмәтне Әфганстан белән чиктәш Таҗикстан биләмәсендәге Пяндж чик буе гаскәрләрендә үткән. Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылганда исә ул су ташучы машинада солдатлар колоннасын озатып барган. Ул машиналарның шофёрлары үлем чигендә исәпләнгән, чөнки дошманнар аларны беренче чиратта юк итәргә омтылган.

Анфиса АИТОВА.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз)



Читайте нас: