Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 Май 2018, 12:52

Өсән елгасы аша яңа күпер. Кырымдагыча, озак көтелгән

Транспорт элемтәсе объекты Әгертамакны шәһәргә якынайтачак

Транспорт элемтәсе объекты Әгертамакны шәһәргә якынайтачак


Әгертамакта яшәүчеләр шәһәргә урау юлдан йөрергә мәҗбүр – Туймазыга кадәр туры автомобиль юлы юк. Өсән елгасы аша корылган яңа автомобиль күпере меңләгән туймазылының торак үзәген шәһәр белән турыдан-туры тоташтырачак.

Бу корылма күпердән, автомобиль юлыннан һәм җәяүлеләр сукмагыннан гыйбарәт булачак. Ул Көнчыгыш төбәктәге Зелёная урамыннан Әгертамактагы Пригородная урамына кадәр сузылачак. Өсән елгасы ярларын 70 метрлы тимер-бетон корылма тоташтырачак.

Бу объект ике өлештән төзеләчәк. Беренчесе быел башланачак. Аның өчен республика бюджетыннан – кимендә 12 млн сум, төбәк бюджетыннан 188 мең сум бүленәчәк. Тоташ алганда исә бөтен финанс күләме 77,7 млн сум тәшкил итәчәк. Акчаның беренче өлешен ел ахырына кадәр үзләштерәчәкләр.

– Машина юлын киңәйтү өчен шәһәр булачак төзелеш мәйданчыгы биләмәсенә тәңгәл килгән өч шәхси биләмәне сатып алачак. Бу йорт хуҗаларыннан хокукый ризалык алынган, аларга тоташ алганда 5 млн сум акча түләнәчәк. Хәзер ачык сәүдәләшү-аукцион игълан итү өчен документлар туплана, аның нигезендә төп подрядчы билгеләнәчәк, – диде Туймазы шәһәре биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Гарифуллин.

Зилә АБДУЛЛИНА.



Читайте нас: