Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 Май 2018, 13:58

Болын урынына — өем-өем чүплек

Шәһәр читендәге акланнар көнкүреш калдыклары чүплегенә әверелеп килә

Шәһәр читендәге акланнар көнкүреш калдыклары чүплегенә әверелеп килә


Соңгы вакытларда Төньяк урамында яшәгән туймазылылар нәкъ аларның йорты каршына чүп-чар китереп түккән йөк машиналарын теркәп барырга мәҗбүр. Йөк машиналары номерларыннан барлыкка килгән исемлек кыска түгел. Дистәләрчә метрга сузылган чүплек өемнәре буенча фикер йөрткәндә исә, ул исемлеккә эләкми калган техника байтак булуга шик юк.

– Өченче ел дәвам итә инде бу башбаштаклык, – ди ул төбәктә яшәгән Карлыгач Оркина. – Көненә кимендә 2-3 машина килә.

Берзаман биредә дамба кора башлаганнар иде, тик эшләр тукталды. Ләкин шуннан бирле бирегә төзелеш чүп-чары, шифер, кирпеч, агач ботаклары китереп түгә башладылар. Йөк машиналары шофёрлары безнең кисәтүләргә колак салмый, берсе хәтта чын күңеленнән гаҗәпләнде: «Каты көнкүреш калдыклары чүплеге шушында түгелмени соң?»

Ә кыш җитсә, безгә кар китереп түгә башлыйлар, югыйсә бу тирәләр болай да су басу җәһәтеннән хәвефле төбәк – су безнең йортларга кадәр җәелү ихтимал. Йөрәк әрни, чөнки әле күптән түгел генә анда яшел болын, бала-чаганың иркенләп туп тибү, велосипедта йөрү урыны иде.

Моның ише калдыкларны түгү өчен эшкәртелгән карьерлардан файдаланырга мөмкин. Төзек биләмәләрне ник чүплеккә әйләндерәләр?

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: