Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 Май 2018, 13:21

Боегып утырырга вакытыбыз юк

Районыбызда ай саен бер яңалык

Районыбызда ай саен бер яңалык


Агымдагы елның беренче биш ае мөһим вакыйгаларга бай булды. Моннан тыш, тиздән муниципалитетыбызда кызыклы һәм күләмле проектлар тормышка ашырыла башлаячак. Нинди проектлар дисезме? Район Хакимияте башлыгы Айдар СУФИЯНОВ белән бергә барлыйбыз һәм планлаштырабыз.


Эшләнгән

– Һәр ай тарихыбызда үз эзен калдырган казанышлар белән билгеле, – ди Айдар Рифгать улы. – Март беренче чиратта елның мөһим сәяси вакыйгасы – РФ Президентын сайлавыбыз белән истә калды. Туймазыда бу чарада 68 мең 338 (70,7%) сайлаучы катнашты. Күпчелек (75,6%) Владимир Путин өчен тавыш бирде.

Гыйнвар ахырында Туймазы районының үсеш баскычларын билгеләүче форсайт-сессия узды. Күмәк зиһен җыенында хакимият, җәмәгатьчелек һәм кәсеп вәкилләре чыгыш ясады. Районның инвестицияләр җәлеп итү җәһәтеннән күркәмлеген арттыруга, сәнәгать, авыл хуҗалыгы тармагы, һөнәр белеме бирү, эшкуарлыкның инновация үсешенә һәм биләмәнең үз йөзен булдыруга басым ясалды.

Берничә көннән районыбызга Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов килде. Ул берничә объектта булды һәм районыбызга Түбән Троицкий мәктәбен җентекле ремонтлау, Туймазы 5нче мәктәбен үзгәртеп кору һәм балалар дәваханәсе төзү ише көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә республика ярдәме алырга ярдәм итте.

Февраль ахырында “Башнефть” акчасына төзелгән “Туймазы-Арена” боз сараеның икенче чираты сафка кертелде. Шулай ук “Яшьләр” төбәгендә Туймазы нефтьчеләренең хезмәт каһарманлыгына багышланган һәйкәл ачылды.

Район Хаки-миятендә Башкортстан Башлыгы Хакимияте, республика башкарма хакимияте оешмалары, министрлык һәм оешмалар вәкилләре халык белән киңәйтелгән очрашулар үткәрде, алар 144 кешене кабул итте. Аннары биредә төбәк кәсеп-берлекләренең вак һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасы вәкилләре белән очрашу оештырылды.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: