Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 Май 2018, 13:31

“Игенченең эше изге – җирдә икмәк үстерә”

Район хуҗалыкларында язгы сабан ашлыгы 24 мең гектар чәчелгән

Район хуҗалыкларында язгы сабан ашлыгы 24 мең гектар чәчелгән


Язның мөһим агротехника чоры ахырына якынлаша. Районның чәчү белән мәшгуль авыл хуҗалыгы эшчәннәре өчен һава торышы кулай булды.

“САВА-Агро-Япрык” хуҗалыгы механизаторлары бөртекле, бөртекле-кузаклыларны чәчүне төгәлли. Әле хуҗалыкта арпа чәчелә, аннары кукуруз чәчүгә төшәчәкләр.

Предприятие җитәкчесе Рамил Хәлиуллин сүзләренә караганда, былтыр кукуруз уңган – бер гектардан 70 центнер уңыш алынган. Шуңа күрә быел да шушы культурага өстенлек биреләчәк. Ватаныбыз, француз, кубань селекциясеннән 15 сорт чәчү күздә тотыла. Көз көне исә сыйфаты һәм чәкәннәр исәбе буенча аларның уңдырышлылыгы чагыштырылачак.

Хуҗалыкның авыл хуҗалыгы мәйданнарының бер өлешен солы, борчак, уҗым һәм сабан бодае били. Югалтуларсыз диярлек кышлаган уҗым культураларыннан мул уңыш көтелә.

Уңышка ирешү өчен игенчеләр бу кояшлы көннәрдә бар мөмкинлеген эшкә җигә. Механизаторлар Илдар Мортазин белән Марат Гыйльметдинов иртә таңнан кара төнгәчә кырда. Марат былтыр бөртеклеләр уру буенча республикада икенче урынга чыккан. Орлык һәм ашламаны Азат Гыйльметдинов ташый.

Хуҗалык ит терлекчелеге юнәлешендә эшли – биредә 1300ләп баш сыер малы, 100 баш ат асрала. Шуңа күрә барлык җыелган уңыш мал азыгы сыйфатында кулланылачак.

Былтыр авыл хуҗалыгы предприятиесе лимузин токымлы мал үрчетү буенча токымчылык заводы дәрәҗәсенә ия булган. Көтү ясалма орлыкландыру ысулы белән үрчетелә.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: