Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 Май 2018, 12:36

Хәвефле чик

Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен санга сукмаган өчен – 400 мең сум штраф

Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен санга сукмаган өчен – 400 мең сум штраф


7-13 май атнасы киеренке булды – янгыннар нәтиҗәсендә районыбызда яшәгән берьюлы өч якташыбызның гомере өзелде: Туймазыда – ике, Кандрада бер кеше һәлак булды. Федерация янгын хәвефсезлеге хезмәтенең БРдагы 12нче отряды хезмәткәрләре 50 тапкыр үлән һәм чүп-чар чыганакларындагы янгыннарны сүндерүгә чыгарга мәҗбүр булды. Ул янгыннарның барысының да сәбәбе кеше гамәлләренә бәйле.

– Корыган үлән, коры-сары янгыннары гадәттә көтүлекләрдә, елга, күл буйларында чыга. Ягъни, ял итүчеләр, балыкчы, аучылар, көтүчеләр булып киткән төбәкләрдә... Быелгы язда корылык озакка китте, шуңа күрә кечкенә генә ут чаткысыннан, учак турында әйткән дә юк, янгын чыгу ихтималы гаять зур, – ди Федерация янгын хәвефсезлеге хезмәтенең БРдагы 12нче отряды начальнигы урынбасары Динар Шәяхмәтов. – Көннәр даими җил, давыллы булу сәбәпле, янгынга хәтта автомобиль юллары да киртә булалмый.

Соңгы вакытларда районыбыз басулары һәм болыннарында чыккан берничә янгын нәтиҗәсендә 20-30 га биләмәдәге бар үсемлек тулысынча янып бетте. Ул янгыннарны сүндерү гаять авыр булды: вакытында чабылмаган үлән һәм камыл мондый корылык дәверендә дары белән бер. «Минеке түгел» кагыйдәсенә нигезләнеп яшәгән кайбер туймазылыларның битарафлыгы нәтиҗәсендә хәвеф тагын да кискенләшә. Каратта болын янгынын сүндерүгә төн уртасында (!) 50ләп кешене уятырга туры килде, Кандрада кешеләр янгынны махсус техника килеп җиткәнче үк сүндерә башлаган, Собханкулда исә шундый очракта кешеләр ничек тә булса өйләрендә утырып калу җаен караган.

Өстәвенә, махсус янгын хәвефе шартлары игълан ителүгә карамастан, кайбер кешеләр уяулык турында кисәткән өндәмәләргә битараф. Күптән түгел Карамалы-Гобәйдәге бер фермер үз басуында былтыргы камылны яндырырга карар итә.

– Авыл биләмәсе хакимияте белән бергә без аны бу гамәлдән тыярга теләдек, – дип дәвам итә Шәяхмәтов. – Тик ул тыңламады. Нәтиҗәдә янгын, басудан читкә үрләп, чокырларга күчте. Ул янгынны сүндерү өчен безнең белән беррәттән авыл халкы да көрәште. Шуңа күрә, үгет-киңәш ярдәм итмәсә, идарә җаваплылыгы җәзасы чаралары кулланырга туры килә.

Хәзер, янгын хәвефе кискенләшкән шартларда, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәгән өчен җаваплылык артты. Штрафлар күләме матди затлар өчен – 2 мең-4 мең, вазифалы затлар өчен 15 мең-30 мең сум тәшкил итә, хокукый зат сыйфатында теркәлмичә, эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче кешеләр 30-40 мең сумыннан колак кагачак, хокукый затлар өчен штраф 200 мең-400 мең. Кешеләргә зыян килсә, йорт, каралтылар зыянласа яки янса, җәза – катырак, штрафлар күләме зуррак булачак.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: