Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 Май 2018, 13:20

Бер каршылыксыз чабу

Пассажирларны рөхсәтсез ташучылар аларның гомерен хәвефкә дучар итә

Пассажирларны рөхсәтсез ташучылар аларның гомерен хәвефкә дучар итә



Русиядә пассажирлар ташуга бәйле катлаулы хәл әкренләп уңай якка үзгәрә. Әмма закондагы кимчелекләр, кайчак түрәләрнең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә биредә хәл ителәсе мәсьәләләр җитәрлек әле.


Әле – монда, әле – тегендә...

2011 елга кадәр илебездә пассажирлар ташу фәкать лицензия нигезендә тормышка ашырылды. Шофёрның нинди рейс – даимиме яисә бер тапкыр гынамы (заказлы) – ясавы мөһим түгел иде. Өстәвенә, лицензия аңа “матур күзләре” өчен генә бирелмәде: аны алу өчен автобуслар кую мәйданчыгы белән җиһазланган ремонт базасы булдыру, шофёрларга рейс алдыннан һәм рейстан соң медицина тикшерүе үткәрү, транспортның техника торышын, шофёрларның хезмәт һәм ял тәртибен күздә тотуны оештыру таләп ителде. Бу таләпләр үтәлешен “Ространснадзор” тикшерде.

Әмма 2011 елда хәл үзгәрде һәм пассажирларны заказ буенча ташуга лицензия таләп ителми башлады. Ул вакытта хәбәр ителүенчә, “шәхси кәсеп өчен идарә каршылыкларын киметү максатында”. “Заказ”га эшләү җиңел һәм табышлыга әверелде. Шуңа да байтак эшкуарлар яңа шартларга тиз ияләште. Бу аларның “заказ”га эшләп, хокук кырыннан төшеп калуын аңлатмый әле: алар элеккечә күзәтчелек оешмаларына маршрут һәм транспорт чарасы тукталышын хәбәр итәргә, техника һәм медицина тикшерүләре үткәрүне тәэмин итәргә, хезмәт һәм ял өчен тиешле шартлар тудырырга тиеш. Әмма эш шунда – бу таләпләр үтәлешен ничек күздә тотарга?

Экспертлар фикере буенча, заказлы маршрутлар шофёрларына рейс алдыннан медицина тикшерүе үткәрү сыйфаты да шик тудыра. Закон буенча алар аны үтәргә һәм юл документларына тиешле билге куйдырырга тиеш. Әмма шофёрның ерак юлга чыгар алдыннан әйбәтләп ял итүенә кем инандыра ала? Бәлки, күбрәк акча эшләү өчен икенче атна рәттән руль артындадыр ул?! Өстәвенә, биредә җитди бер нечкәлек бар – эшкуар рейс алдыннан медицина тикшерүе үткәрү өчен кайсы медицина хезмәткәре белән тиешле килешү төзү мәсьәләсен үзе хәл итә. Ничек уйлыйсыз, ул нинди хезмәткәрне сайлаячак – җаваплынымы, әллә килешергә әзернеме?

Шушы һәм башка бик күп сорауларга җавап табу өчен җентекле тикшерү үткәрергә кирәк. Әмма... Гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә, шәхси эшкуарларны планга ярашлы тикшерү графигы алдан төзелә, шуңа күрә тикшерелүче бу хакта интернеттагы рәсми сәхифәләрдән белә ала. Планнан тыш тикшерү үткәрү өчен исә гадәттән тыш хәл булырга тиеш. Мәсәлән, җитди нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт казасы. Өстәвенә, яңа эш башлаган шәхси эшкуарларны тикшерүгә өч еллык мораторий-чикләү кертелү турында да онытмагыз. Пассажирлар ташучыларның күбесе исә бу хокукка ия.

Эшкуарлар шәһәрара рейсларга чыгу хокукына ия булу өчен бәйгедә катнаша алса, хәл уңай якка үзгәрер иде, мөгаен. Бу очракта бәйгедә отучылар транспорт законнарында билгеләнгән таләпләргә ярашлы эшли башлаячак.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.


(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас: