Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 Май 2018, 14:00

Үз куышың – җан тынычың

Яшь гаиләләр тоташ алганда кимендә 21 млн сумлык җәмәгать ярдәме таныклыгына ия булды

Яшь гаиләләр тоташ алганда кимендә 21 млн сумлык җәмәгать ярдәме таныклыгына ия булды


Торак мәсьәләсе – һәркем өчен мөһим. Бигрәк тә балалы яшь гаиләләр өчен. Аны хәл итәргә җәмәгать программалары ярдәм итә, анда туймазылылар да катнаша.

Үткән җомгада «БРда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе чималы һәм азык-төлек базарын җайга салу» дәүләт программасының «2020 елга кадәр БРда авыл хуҗалыгы биләмәләрен тотрыклы үстерү» ярдәмче-терәк программасы кысаларында районда яшәүче 20 яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга сертификат алды.

– Туймазы районы берничә ел рәттән сертификат алучылар саны буенча алдынгылыкны бирми, – диде район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов. – Муниципалитетыбыз биләмәсендә авыл җирендә эшләргә теләгән халыкка ярдәм итүгә йөз тоткан программаларны тормышка ашыру дәвам итә.

Сертификат алучылар исәбендә Югары Бишендедән Флүзә һәм Илдар Дәүләтшиннар да бар. Ике баласы белән алар гаилә башлыгы инженер булып эшләгән “Бишенде” җәмгыяте карамагындагы йортта яши. Хәзер дәүләт ярдәме белән йортлы булачаклар. Аны сертификат акчасына “3нче төзелеш фирмасы” белгечләре төзиячәк.

– Җәмәгать программасына кергәндә безгә бәхет шулай тиз елмаер дип башыбызга да килмәде, – ди Илдар Дәүләтшин. – Хәләл җефетем белән гел зур йортта яшәргә, балаларны уңайлы шартларда тәрбияләргә хыялландык. Үз торагыбыз безгә авылда төпләнеп калырга ярдәм итәчәк, киләчәктә мал-туар, кош-корт тотарга исәп бар. Без Туймазыга өч ел элек Бишбүләк районыннан күчеп килдек, яшь белгечләргә тәкъдим ителгән шартлар җәлеп итте.

Серафимовка авылы балалар музыка мәктәбе укытучысы Регина Төхфәтшина акчаны ипотека бурычын каплауга сарыф итәчәк. Дәүләт ярдәме Төхфәтшиннар гаиләсенә төп финанс мәсьәләсенең шактый өлешен хәл итәргә булышачак.


Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: