Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 Май 2018, 11:39

Алар сугышны җиңде

Туймазыда Җиңү көнен бәйрәм иттеләр

Туймазыда Җиңү көнен бәйрәм иттеләр


Бөек Ватан сугышында Җиңү көненнән дә тантаналырак, фаҗигалерәк һәм шул ук вакытта шатлыклырак вакыйга юктыр, мөгаен. Һәр русияле өчен изге бәйрәм бу, чөнки илебездә югалту ачысы кагылмаган бер генә гаилә дә юк. 9 Май – ата-бабалар батырлыгы өчен горурлык чагылышы ул. Алар мәңге безнең хәтердә. Миллионлаган яугир фронтка китте, йөзләгән мең кеше тылда тир түкте. Кечесе дә, олысы да Ватан сагына басты һәм тыныч тормышка хокукны яулап алды.


Район башлыгы Айдар Суфиянов туймазылыларны бәйрәм белән котлады:

– Мәскәүне батырларча саклаган, Сталинград янында һәм Курск дугасында каһарманнарча алышкан, Украинаны, Белоруссияне, Балтыйк буен, Европа илләрен азат иткән, Берлинны штурмлаган яугирләр арасында якташларыбыз да булган. Кимендә 32 мең кеше бу. Яртысы мәңгелеккә яу кырларында ятып калган.

Без каһарман якташларыбыз белән һәрвакыт горурланачакбыз. Алар исәбендә сигез Советлар Союзы Герое һәм бер тулы Дан ордены кавалеры бар. Заводта станок артында тәүлек әйләнәсенә җиңү коралы койган, яугирләребез һәм бөтен илебезне туендырган һәм киендергән туймазылыларның хезмәт батырлыгы да мәңге хәтердә калачак, – диде Айдар Рифгать улы.

Бер минут тынлыктан соң митингта катнашучылар Хәсрәтле ана һәйкәленең гранит ташын кызыл канәферләргә күмде. Аннары сафлар Ленин проспекты буйлап кузгалды. Алдан уңайлы автобусларда урын алган яугирләр барды.

Җиңү әләме җилфердәде, ретро-техника моторлары гүләде. Иксез-чиксез сафларда “Үлемсез полк”та катнашучылар агылды. Укучылар һәм студентлар, эшче яшьләр һәм өлкән яшьтәге кешеләр данлыклы ата-бабалары сурәте беркетелгән штендерларны кысып тоткан. Күп еллар элек аларның әтиләре, бабалары һәм дәү бабалары шулай бердәм сафта атлаган.


Анфиса АИТОВА.


(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз)

Читайте нас: