Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 Май 2018, 14:28

19 яшьтә – ике Дан ордены иясе

Мәгалим Мөхетдинов фронтка үзенең үткерлеге һәм вакыйгалар агышы нәтиҗәсендә барып эләгә

Мәгалим Мөхетдинов фронтка үзенең үткерлеге һәм вакыйгалар агышы нәтиҗәсендә барып эләгә


“Кайда хезмәт иттегез?” – дигән сорауга 93 яшьлек ветеран уйлап та тормыйча җавап бирде: “1нче Украина фронтының 92нче армиясе 50нче дивизиясе 359нчы атучылар полкында”. Үзен бәхетле дип исәпли ул – сугыштан бернинди җәрәхәтсез, II һәм III дәрәҗә Дан орденнары белән кайта. Әмма Илчембәт кешесе сугышка үзенең үткерлеге һәм вакыйгалар агышы нәтиҗәсендә генә барып эләгә – балачакта даими ач йөргән бәләкәй буйлы малайга 19 яшь булуына беркем дә ышанмый.

– Алуын алдылар, әмма Уфада мине нинди эшкә тәгаенләргә дип берничә атна баш ваттылар, – дип хәтерли ул. – Хәрби комиссариатның барлык бүлмәләренә: “Сугышка китәргә телим!” – дип барып кергәч, Алкинга хәрби бүлеккә озаттылар һәм... дуңгыз көтәргә куйдылар.

Вакыт үтә тора, берзаман таныш офицер егеткә үтенеч белән мөрәҗәгать итә: “Улым, дуңгыз фермасы янында гына ярдәмче хуҗалык бар. Бүлеккә кайтканда бер-ике кишер эләктер әле”. Нәтиҗәдә кайтканда аны патруль туктата. “Кесәңдә нәрсә? – Кишер. – Урлашасыңмы? Үзегезгә кайткач, старшинага әйт, сине 10 тәүлеккә гауптвахтага җибәрсен”.

– Шулкадәр үкендем! – ди Мәгалим Сәлахетдин улы. – Кайткач: “Әле генә офицерлар патруле тарафыннан тоткарландым. Сезгә тапшырырга боердылар – урланган ризык өчен мине фронтка җибәрергә”, – дидем. Берничә сәгатьтән соң әле генә оештырылган хәрби берләшмә исәбендә Польша ягына китеп бара идем инде. 44нче елның көзе иде бу.

Солдатларны Владимир-Волынский шәһәре янында чик буенда төшереп калдыралар. Аннары алар ярты ай фронт сызыгына таба атлый. Төнлә баралар, бер марш-бросокта 80шәр километр юл үтәләр. Кешеләр арып-талчыгып егыла, бервакыт авыр кичүдән соң йоклап киткән Мөхетдинов үтереп аягы сызлауга уянып китә: беренче салкыннар башлана, ул исә чолгауларын чак сүтеп ала – алар бозланып каткан була. Ерак түгел учак яккан крестьяннар коткарып кала аны инвалидлыктан – башта күгәргән аякларын җылыталар, аннары йөгерергә мәҗбүр итәләр.

–Шундый саллы бүләкләргә ни өчен лаек булдыммы? – дип кабатлый соравымны Мәгалим Сәлахетдин улы. – Беренче Дан орденына – Одерны кичкән өчен. Ярсып аккан елганы кичкәч, без немецларның буш траншеяларын биләдек. Шатландык – беркем юк, бәлки, немецлар шулай Берлинга ук сыпыртыр? Бәләкәй генә Бреслау шәһәренә килеп кергәндә исә безне ут яңгыры каршы алды. Кимендә 100 кешелек ротадан ун кеше генә исән калды. Алыш өч көн дәвам итте...

Алексей ШИЛЬНИКОВ.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: