Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 Май 2018, 14:25

«Тынычлыкның туган көнен Бәйрәм итә бүген илем!»

Район башлыгы Бөек Ватан сугышы яугирләре белән очрашты

Район башлыгы Бөек Ватан сугышы яугирләре белән очрашты


“Отдых” ресторанында район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов гадәттәгечә чәй табыны артында сугыш яугирләре белән очрашты. Дустанә-җылы мохиттән күңелләре булган ветераннар сугыш еллары вакыйгаларын барлады. Яшь буынга тәрбия бирү турында фикер алышты, районыбызның киләчәген ничек күзаллауларын тасвирлады. Аларның сүзләренә караганда, иң мөһиме – һәр кешенең йөрәгендә туган ягына һәм иленә мәхәббәт уты сүрелмәсен, ихтирам җуелмасын.

Айдар Суфиянов яугирләргә киләсе буыннарга тыныч күк йөзе астында яшәү мөмкинлеге биргән Бөек Ватан сугышы елларындагы тиңдәшсез батырлыгы һәм яшь буынны тәрбияләүгә салган тырышлыгы өчен рәхмәт белдерде.

– 45нче елның шатлыклы язы, шәһәрләрне һәм авылларны тергезүегез, сугыштан соңгы тыныч тормыш өчен рәхмәт. Без сездән күп нәрсәгә өйрәнәбез, эшләребез, тырышлыгыбыз белән сезгә тиңләшергә тырышабыз. Сезнең казанышларны арттыру өчен барысын да эшләячәкбез. Җиңү көне тышкы хәвеф-хәтәргә фәкать дәүләтнең тырышлыгын һәм халыкның ихтыяр көчен берләштереп кенә каршы торып булуны дәлилли. Сезнең тарафтан яуланган Җиңү Байрагын моннан соң да намус белән күтәреп барачагыбызга иманым камил, – диде Айдар Рифгать улы.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: