Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 Май 2018, 12:03

Гөрләп узды Беренче май

Районда тантаналы чаралар үтте

Районда тантаналы чаралар үтте



Урта һәм өлкән буын вәкилләренең күбесе өчен Беренче май “Москва майская” җыры, бәйрәм тантанасы һәм өндәмәләр күтәргән хезмәт ияләре сафлары белән бәйле.

Хәзер бу тантана бераз башка төс алды, әмма аны элеккечә бар халык ярата. Кешеләр бу көнне гаиләсе яисә дуслары белән билгели, ял итеп кинәнә.

Сишәмбе көнне районда бәйрәм уңаеннан күңел ачу һәм спорт чаралары оештырылды. Концерт карарга, хуш исле шашлыктан авыз итәргә шәһәр мәйданына байтак туймазылы җыелды.

Малайлар һәм кызлар өчен асфальтка сурәт төшерү бәйгесе оештырылды. Мәдәният һәм ял паркының җәяүлеләр сукмаклары да шакмакларга бүленде, балалар анда да иҗат итте. Аларны өлкәннәр күзәтте, иң түземсезләре, кулларына акбур алып, бәйгегә кушылды. Сигез яшьлек Марсель әнисе Гөлнара Ринат кызы һәм 2 яшьлек сеңлесе Оливия белән бергәләп төшерде. Мәскәү яныннан туганнарына кунакка килгән 12 яшьлек Катяга исә 77 яшьлек бабасы Анатолий Степанович Федотов ярдәм итте.

Җәйге чор ачылу уңаеннан бу көнне паркта аттракционнар эшли башлады. Аларны сагынып өлгергән балалар әти-әниләре белән билет артыннан чиратка басты. Балалар су тәгәрмәче эчендә тиен кебек бөтерелде, батутта сикерде, күзәтү тәгәрмәченнән шәһәргә карап сокланды. Алар сабантуйда катнашты, яшьтәшләре белән аркан тартышты, чәпкә туп ыргытты. Кул эшләренә мөкиббәннәр ярминкәгә ашыкты, моңлы көй һәм биюгә өстенлек бирүчеләр җәйге амфитеатрда концерт карады.

Ике көн элек исә шәһәрдә өч фонтан эшли башлады. Башта аларны ремонтладылар, әйләнә-тирәсен тәртипкә китерделәр.

Татар драма театры янындагы һәм “Яшьләр” төбәгендәге фонтаннар 9 Май алдыннан эшли башлаячак.


Анфиса АИТОВА,
Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: