Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 апрель 2018, 15:34

Тәртипкә китерәбез

Экология өмәләре дәвам итә, әмма байтак урында һаман кышлаган чүп-чар өелеп тора әле

Экология өмәләре дәвам итә, әмма байтак урында һаман кышлаган чүп-чар өелеп тора әле


Яз җитү белән җәяүлеләр сукмаклары һәм чәчәклек-түтәлләрдә “чүп-чар келәмнәре” хасил була. Кар эреми, шундук көнкүреш калдыкларына әверелә сыман. “Калдыкларны хәзер шәһәрдә буа буарлык чүп савытларына салу шулкадәр авырмыни соң?” – дип гаҗәпләнәсең.

Авырдыр инде, күрәсең. Күпчелек урам һәм ихаталар буш шешәләр, пыяла савыт ватыклары, төрле ризык каплары, черегән яшелчә-җимеш, капчык белән тулган. Куаклы биләмәләр аларга аеруча “бай”. Анда чүп-чар былтыргы яфрактан да күбрәк кебек.

Кыш буена мондый “хәзинә” тоташ шәһәр биләмәсендә тупланган. Бу биләмәләргә беркетелгән предприятие һәм оешма эшчәннәренә, ихата җыештыручыларга шактый тир түгәргә туры килә.

Шәһәр биләмәсе хакимиятенең төзекләндерү бүлегендә хәбәр итүләренчә, узган атнада 3нче төзелеш фирмасы, бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы, техника углероды, “Тимер-бетон” җәмгыятьләре, катыргы-кәгазь комбинаты, торак-үткәргечләр хуҗалыгы идарәче компаниясе, ике вокзал, кунакханә, шәһәр паркы, Пенсия фонды бүлекчәсе, халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге филиалы, күптармаклы үзәк, почта, үзәк китапханә, мәгариф идарәсе, 1, 5, 6нчы мәктәпләр коллективлары чәмле эшләгән.

Ләлә Мусина

(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: