Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 апрель 2018, 12:59

Туймазыны Шпектор тикшерде

Сишәмбе көнне районда булып киткән комиссия торак фонды һәм торак-үткәргечләр хуҗалыгы объектларын барлады

Сишәмбе көнне районда булып киткән комиссия торак фонды һәм торак-үткәргечләр хуҗалыгы объектларын барлады


Русия Җәмәгать палатасының торак-үткәргечләр, төзелеш һәм юллар буенча комиссиясе рәисе Игорь Шпектор һәм БР торак-үткәргечләр хуҗалыгы министры Сергей Афонин муниципалитетның гамәлдәге һәм төзелүче объектлары белән танышты. Аларны муниципалитет-район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов озатып йөрде. Бер генә кимчелектән дә күз яздырмады кунаклар – күпфатирлы йорт подвалына төштеләр, подъездлардагы электр калканнарын ачып карадылар, идарәче компанияләр начальниклары, йортларда яшәүчеләр һәм ихата җыештыручылар белән әңгәмәләштеләр.

Щербаков урамында алар халыкны тузган торактан күчерү программасын тормышка ашыру кысаларында җентекле ремонтланган һәм төзелгән күпфатирлы йортларны карады. Мөстәкыйль җылытылучы күпфатирлы йортларда Шпектор фатирларда температураны 18 градустан түбән төшермәүче заманчарак казаннар урнаштырырга тәкъдим итте.

Игорь Леонидович төзелеш оешмалары һәм идарәче компанияләр җитәкчеләренә кимчелекләрне күрсәтте. Алардан тиз арада арынырга вәгъдә ителде. Гамәлдәге уртак йорт ихтыяҗларын исәпләү методикасы турында сөйләшү барышында Шпектор аның төгәл булмавын, тикшерү таләп ителүен билгеләде.

Анфиса АИТОВА.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: