Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 апрель 2018, 13:52

Чернобыль – төзәлмәс йөрәк ярасы

Шушы каза нәтиҗәләреннән арындыруда катнашкан Иван Жуков командировкада көндәлек алып барган

Шушы каза нәтиҗәләреннән арындыруда катнашкан Иван Жуков командировкада көндәлек алып барган


Иван Иванович озаклап утырып та, басып та, ятып та тора алмый. Аның тән тиресе – пергамент кәгазе сыман. Чак кына бәрелсә дә кан ага башлый. Күгәргән урын озак төзәлми. Бервакыт ул берничә адым атлаган да идәнгә егылган. Тиресе ертыла башлаган, ул урында кан саркыган җәрәхәтләр барлыкка килгән. Уч төпләре һәм табан асты тиресе дә ертыла. Иван Иванович кайчы алып, асылынып торган тире кисәкләрен кисеп ташлый. Мин боларны беренче тапкыр күреп, шаккатып торганда кызы аңлатып бирде: “Ул Чернобыльдә булган...”

32 ел элек, 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендә булган каза – дөньяда иң күләмлесе. Радиация җирлеге Европаның барлык илләрендә, Һиндстан, АКШта теркәлә хәтта. Советлар Союзының барлык республикаларыннан 700 мең хәрби үзен-үзе аямыйча баш калкыткан афәткә каршы көрәшкә чыкмаса, аның нәтиҗәләре тагын да коточкычрак булыр иде.

Туймазылы Иван Жуков – авария нәтиҗәләреннән арындыручы каһарманнарның берсе. Ул вакытта аңа 42 яшь була, сыра заводында җиһазлар көйләүче булып эшли. Запастагы хәрби буларак, приказ ала һәм хатыны, ике кызы белән саубуллашып, командировкага китүен хәбәр итә. Ул вакытта каза күләме, радиациянең бөтен тереклеккә һәлакәтле тәэсире турында бернәрсә дә белми ул. Туймазы хәрби комиссариатыннан запастагы хәрбиләр белән шыгрым тулы автобус юлга кузгала. “Анда шундый мәхшәр булганын белсәм, бармас та идем...” – ди 72 яшьлек пенсионер ачынып. Ул вакытта исә һәркайсының башында бер генә уй була: “Ярдәм итәргә...”

Юллары Тоцк шәһәре (Ырымбур өлкәсе) аша үтә. Анда 17 көнгә тоткарланалар. Иван Иванович “махсус җиһазларны хезмәтләндерүче химик-дегазатор” белгечлеге буенча курслар үтә. Аннары поездга төяләләр. Һәм бер эшелон (!) яшь, таза ир-ат Ак Яр ягына юл тота.

АЭСка нибары 42 километр кала. Чатырларда яшиләр, һәркайсында – 40ар кеше. Чатыр эчендә утын ягып җылытылган гади буржуйка тора. Һәрвакыт битлек-респиратор киеп йөриләр. Иван Иванович тәмәкесен ташларга мәҗбүр була.

Өченче реактор блогы биләмәсендә җитди радиация хәвефе астында эшлиләр. Дозиметрчылар эш урыннарын тикшерә, радиация микъдары төрле җирдә төрлечә. Аның белән туендырылмас өчен даими хәрәкәттә булырга кирәк.

Жуков пистолетчы булып эшли, радиация чәчкән реактор блогы җөйләренә кургаш калайлар беркетә. Һәм көндәлек алып бара...

11 июль, 1987 ел.

“Реактор залында – 11 кат. Туплагычка (отстойник) кадәр – 3 кат. Кичкә аяклар сызлый башлый, чыдарлык түгел. Гаять авыр кургаш калайларны югары катка күтәреп ташыйбыз. Аста исә краннар тора, алардан файдалансаң, җиңелрәк булыр иде югыйсә. Әмма алар кузгалмый. Сәбәбен фаразларга гына кала.

27 метр биеклектә бер минуттан артык торырга ярамый, пистолет белән берничә җөйне беркет тә аска йөгер, димәк. Әмма эшебезне тизрәк төгәлләр өчен без бишәр минутка тоткарланабыз. Чөнки шундый биеклеккә берничә тапкыр авыр йөк белән күтәрелү бик авыр”.

25 июль.

“Бүген “радик”ларның (нурланыш микъдарын шулай атыйлар) иң югары микъдарын эләктергәнмен – 9,51. Станциягә башкача бармамдыр”.

3 август.

“Яңгыр ява, салкын. Күңелдә сагыш. Бердәнбер юаныч – өйдән килгән хатлар һәм якшәмбе концертлары. Хәрбиләрнең кәефен күтәрү өчен күрсәтәләр аларны. Берничә тапкыр София Ротару килде”.

6 август.

“Чатырда кизү торам. Көне буе яңгыр ява. Биштә безгә алмашка йөзләп кеше килде. Иртәгә тагын 150 кеше килсә, тиздән өйгә кайтып китәрбез дип уйлыйм. Үзәгем көеп җәфалый.

Хәзер радиациянең нәрсә икәнен аңладым. Тирә-якта бозау зурлыгы этләр йөри. Тәпиләренең тиресе суелган, чи ит һәм кан гына. Алар кешеләр янына ярдәм сорап килә, безгә исә аларга кагылырга рөхсәт итмиләр.

Сулыкта җиде килограммлы карплар тотарга мөмкин. Бармак юанлыгындагы кырмыскалар шуыша. Җиләкләр йодрык кадәр. Тыюга карамастан, кайбер эшчеләр аны ашап карый”.

Жуков Чернобыльдә ике ай була. Калган хәрбиләр белән бергә 12 августта аны ниһаять кайтарып җибәрәләр.

...Командировкадан соң өч ел үткәч Иван Иванович организмының бирешә башлавын сизә. Күңеле гел төшенке була аның. Иртән керфекләрен күтәреп күзләрен ачалмый. Бар көчен туплап, үзен тешләрен чистартырга, ашарга, эшкә китәргә мәҗбүр итә.

Хәзер ул пенсиядә. Яраларыннан кан саркып тора, сөякләре таркала. Әмма аңардан бер зарлану сүзе ишетмәссең! Мунча ягарга, бәрәңге казырга да көч таба, хатынына ашарга әзерләргә булыша. Төнлә, барысы да йоклап беткәч, якты дөньядан вакытсыз киткән хезмәттәшләрен уйлый ул. Һәм мендәре күз яшьләренә чылана...

Сүз ахырында. Иван Жуков “ЧАЭСта авария нәтиҗәләреннән арындыруда катнашучы”, “Һәлакәткә таручыларны коткарган өчен”, “ЧАЭСта авария нәтиҗәләреннән арындыру хатирәсе” медальләре белән бүләкләнгән.


Эльвира УЛЬДАНОВА.


Читайте нас: