Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 апрель 2018, 13:57

Җирне сакларга, хезмәт хакын арттырырга

Авыл хуҗалыгы эшчәннәре чәчүгә әзерлек һәм дәүләт субсидияләре алу мәсьәләләрен тикшерде

Авыл хуҗалыгы эшчәннәре чәчүгә әзерлек һәм дәүләт субсидияләре алу мәсьәләләрен тикшерде


Агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча районның барлык хуҗалыкларында да сөт җитештерү күләме былтыргы дәрәҗәдә калган – 8227 тонна. Фермер хуҗалыкларында җитештерү күләмен 3 процентка арттыруга ирешелгән. Ә менә сөтне сатып алу бәяләре сөендерми. Эшкәртүчеләр сөтне килограммын уртача 23,6 сумнан кабул итә – былтыргыга караганда бәяләр 2,4 сумга кимегән.

“Сөт бәясе шулкадәр арзан булалмый! Аның бәясе бер литр соляркага тиңләштерелергә тиеш, аның 1 литрын исә хәзер кимендә 40 сумнан саталар. Шул ук вакытта җитештерүчеләр эшкәртүчеләргә үз хакын куя алмый: продукцияне алар куйган хактан сатарга мәҗбүр”, – күптән түгел безнең районда үткән авыл хуҗалыгы конференциясе башланыр алдыннан шундый сүз булды.

Эмиль МУСИН

(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: