Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 апрель 2018, 11:37

Көн үзәгендә – сәйлән һәм тонык төсләр

Туймазыда кул-тырнак тәрбияләү осталары бәйгесе үтте

Туймазыда кул-тырнак тәрбияләү осталары бәйгесе үтте


Пәнҗешәмбе көнне кул-тырнак тәрбияләү осталары бәйгесендә булырга туры килде һәм шундук “Евгений Онегин”нан бер юл искә төште: “Быть можно дельным человеком и думать о красе ногтей...” Кайбер гүзәл зат вәкилләренең тырнаклары сәйлән һәм бормалы сурәтләр, портрет һәм пейзаж күренешләре белән бизәлгән иде. Бу гүзәллек авторлары – алдынгылык өчен ярышкан 11 кул-тырнак тәрбияләү остасы. Көн дәвамында алар гадәти, катнаш һәм хыялый маникюр ясап, үз осталыгын күрсәтте.

Кандралы Әлфидә Фәхретдинова (фотода – сулда) берничә ел паспортчы, аннары салым инспекторы булып эшләгән, соңрак эшчәнлек өлкәсен алыштырырга карар иткән. Хәзер ул кул-тырнак тәрбияләү остасы. Бәйгедә өч бүлектә дә катнашты, нәтиҗәдә гадәти маникюр буенча – икенче, хыялый маникюрда өченче урын яулады.

Өч җиңүче – Розалия Иванова, Эльвира Вәлиева, Регина Сәйфуллина безнең район исеменнән республиканың “Золотой гребень” бәйгесендә чыгыш ясаячак.

– Бүген районда 40лап маникюр салоны эшли, – ди район Хакимиятенең кулланучылар базары бүлеге начальнигы Гүзәлия Юнысова. – Ә өендә эшләүчеләр күпме – беркем белми. Монда сүз көндәшлек турында түгел, хәвефсезлек һәм сәламәтлек турында барырга тиеш. Өйдә эшләүче бар кешенең дә эшкәртүче-йогышсызландыручы чималы, стерилизаторы бар дип булмый. Кыйммәтле киптерү шкафлары, крафт-каплар, ультратавыш югычлары, бинаны кварцлау лампалары турында әйтеп тә тормыйм.

– Мондый чаралар кешеләрне һөнәре буенча арытабан үсешкә илһамландыра. Кемдер белеме аксавын аңлар һәм укуын дәвам итәр, бәгъзеләре иңнәрендә канат тоеп, икеләтә көч белән эшли башлар, мөгаен, – ди бәйгене оештыручыларның берсе – Туймазы эшкуары Надежда Калагаева. – Кәсебемне яңа башлаган мәлдә мин дә шулай идем. Төрле бәйгеләрдә катнашудан курыкмадым, бихисап күп осталык дәресләренә язылдым. Барысын да беләсем, өйрәнәсем килде. Бүген маникюр кул-тырнак тәрбияләү чарасы гына түгел – сәнгатькә әверелеп бара. Арт-маникюр, тырнак дизайны яки тырнакларны нәфис бизәү аларны хатын-кызның күркенә әверелдерү мөмкинлеге бирә, бар кешенең игътибарын җәлеп итә.

Бәйге район Хакимияте һәм районның Эшкуарлар берлеге ярдәме белән үтте.

Җәмәгать рекламасы.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: