Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 апрель 2018, 12:45

Юлларны “дәвалыйбыз”

Шәһәр урамнарында чокырлар ремонтлана

Шәһәр урамнарында чокырлар ремонтлана


«Юллар кайчан ремонтлана башлар икән? Ни өчен бу мәсьәләне хәл итүне җәй урталарына кадәр сузалар?» – дип кызыксына гәзит укучылар җәмәгать челтәрләрендә һәм «Туймазы хәбәрләре» гәзите сәхифәсендә. Бу сорауны Туймазы шәһәре шәһәр биләмәсе хакимиятенең төзекләндерү бүлеге начальнигы Ирек Шакировка юлладык.

–Тиңдәш финанслау кысаларында республи-ка бюджетыннан 36 миллион 980 мең, төбәк бюджетыннан 563 мең сум акча бүленәчәк, – ди Ирек Марат улы. – 2018 елга шәһәр юлларын ремонтлау графигы төзелде. Ул өлешләп үткәреләчәк: агымдагы елның II кварталында Комаров, Ситдыйков, Ульянов, Щербаков, Яшел урамнар, III кварталда Ленин проспекты, Көньяк, Гафуров, Төньяк, Октябрьнең 70 еллыгы ис. урамнар ремонтланачак.

Юлларны җентекле ремонтлау эшен башкаручыларга сәүдәләшү 7 майда узачак. Әле техника биреме тиешле оешмалар аша үтә, аннары республиканың Икътисад үсеше министрлыгы бәйге чаралары оештырачак.

Әлегә “ДорСтрой” җәмгыяте эшчәннәре шәһәр юлларына кирпеч рәвешендәге брусчатка түши. Ел мизгелләре алышынганда аварияләргә юл куймау максатында эшләнә бу. Әйтергә кирәк, предприятие ел әйләнәсенә контракт шартларында шәһәр юлларын төзекләндерү һәм агымдагы асрау өчен җаваплы.

Асфальт-бетон заводы эшли башлагач, брусчатка урынына кайнар катнашма коелачак. Әле аны кулланырга ярамый – һава температурасы түбән булганда кайнар асфальт-бетон катнашмасы чыгару тыела – кыйммәтле җиһазның үзәк һәм агрегатлары ватылуга китерергә мөмкин бу. Шуңа күрә юлчылар көннәр җылытканны көтә.

Моннан тыш, предприятие эшчәннәре юлларда бордюр яннарын пычрактан тазарта-арчый һәм шул рәвешле аларны ремонтка әзерли. Аларга районның предприятие һәм оешмалары ярдәм итә, экология өмәләрендә юлларның үзләренә беркетелгән өлешен тәртипкә китерә.

Кайсы урамда юллар ремонтланачагын белергә теләсәгез, безнең сәхифәгә (www.tuvest.ru) кереп карый аласыз.


Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: