Оста сваркачы үзе һәм яраткан һөнәре турында бәян итә
“Транснефть – Урал” җәмгыяте 9000 километр чамасы магистраль торбаүткәргечне хезмәтләндерә, Русиянең 8 төбәгенә һәм Казагыстан Республикасының төньяк өлешенә нефть һәм нефть продуктлары озата. “Транснефть” системасының борынгы һәм иң зур оешмаларының берсе буларак, ул кайсыдыр ягы белән бәләкәй генә һәм яхшы оештырылган дәүләтне хәтерләтә. Бәлки, биредә “әһәмиятсез” кешеләр булмау, һәркемнең мөһим урын биләве беләндер? Нефть кудыручыларның күбесе тыйнак кешеләр, әмма аларның һәркайсы игътибарга һәм ихтирамга лаек. Мәсәлән, Туймазы нефть кудыру идарәсе (“Транснефть – Урал” җәмгыяте филиалы) сваркачысы Фәһим Гайнетдинов.
Кәсептән сәнгатькә кадәр дөрес юл
...Быел апрельдә Фәһим Садыйр улы хаклы ялга китә. Аның хезмәте Туймазы нефть кудыру идарәсе тарафыннан нефтьне өзеклексез озатуга керткән саллы өлеше өчен оешманың Мактау грамотасы белән билгеләнгән. Предприятие коллективының җаваплылык төбәгендә – республиканың 17 районы һәм Ырымбур өлкәсенең 2 районы биләмәсендәге кимендә 1600 километр магистраль торбаүткәргечләр. Гайнетдинов илебезнең үзе эшләргә туры килгән төбәкләрен бүген хәтерләми дә инде. Республиканы исә аркылыга-буйга иңләп чыккан.
Хезмәт юлын 1976 елда Туймазы химия машиналары эшләү заводы өчен алмаш әзерләүче һөнәр-техника училищесын тәмамлагач башлаган ул. Егет шунда ук стажировка үткән, шуннан ук аны армиягә алганнар. Хезмәтен тутырып, кире заводка кайткан: анда сваркачы өчен хезмәт хакы да лаек (җитештерү күләме югары булса), үсеш һәм белем алу мөмкинлеге дә бар.
– Бүген яшьләрне сваркачы һөнәре җәлеп итә. Бу тармакта югары класслы белгеч булу һәм югары хезмәт хакы алу өчен нәрсә таләп ителә?
– 20 яшьлек чакта сварка мавыктыргыч һөнәр кебек тоела, – ди Фәһим Садыйр улы. – Әмма син тәҗрибә туплыйсың-үсәсең икән, кәсеп сәнгатькә әверелергә тиеш. “Химмаш”та миңа бак капкачлары, аннары катлаулы технология уемлы зур сыешлыклар ябыштырырга туры килде. Алар зур басым астындагы химия сыекчалары өчен тәгаенләнгән, шуңа күрә эретеп ябыштыру сыйфаты җентекләп тикшерелде. Мине ярты ел андый эшкә кушмадылар, әмма мин башкалардан өйрәндем, белештем. Төрле терәк, аслыклар әзерләп файдаландым һәм тиздән миңа катлаулырак бурычлар йөкләтә башладылар. Сызымнар укырга өйрәндем, хәтта иң катлаулыларын да. Бик мөһим күнекмә бу. Бүген өченче разрядлы яшь сваркачылар күп, сызымны аңлап, тоташ озынлыгы буенча уңышлы эшләнмәне остазсыз гына ясый алучылар җитми. Моннан тыш, нефть, атап әйткәндә, нефть кудыру тармагына чыдам булган очракта һәм белем-тәҗрибә туплап кына эләгергә мөмкин. Байтак егетләр моны исәпкә алмый. Начар гадәтләре булган кешеләр бездә озак тоткарланмый. Безнең идарәдә спортка өстенлек бирелә, күмәк җаваплылык һәм бер-береңә ярдәм итү хуплана. Сваркачы ай саен бер яңалык белергә тиеш, фәкать шунда гына ул үз эшенең остасына әвереләчәк. Шуңа да мин нефть тармагына күчтем: цехта кысан була башлады. Саф һавада иркенләп эшлисем, аннан да ныграк арытаба үсәсем килде. Октябрьский шәһәрендә монтажлау идарәләренең берсенә урнаштым. Башта республикада нефть һәм газүткәргечләр төзүдә эшләдем, аннары вахта ысулы белән Горький шәһәрендә һәм Пермь ягында газүткәргеч салуда катнаштым. Тәҗрибә тупладым, үземнең һәм башкаларның хаталарында өйрәндем.
80нче еллар уртасында мине Шаран районындагы компрессор станциясенең технология өлешен әзерләүче белгечләр бригадасына алдылар. Менә кайда ул киеренкелек! Көн-төн эшләдек, әмма бурычны вакытында үтәдек. Әмма бу кадәр ашыгычлыкны өнәмим мин, алар артык киеренкелек өсти, кеше кая барып сугылырга белми. Эш исә канәгатьлек хисе тудырырга тиеш. Башка монтажлау оешмалары эзли башладым. Төзүчеләргә күчтем һәм панельле йортлар күтәрүдә катнаштым. Бөтенләй башка күнекмәләр таләп ителде – блокларны сварка белән тоташтырдым, баскыч мәйданчыкларын беркеттем. Димәк, сваркачы – күпкырлы һөнәр, анда гомер буе камилләшергә мөмкин һәм кирәк.
Бервакыт Туймазы нефть кудыру идарәсе эшчәннәре белән таныштым. Аларны тыңлап, нәкъ шунда эшкә урнашырга карар иттем. Кадрлар бүлегенә кереп йөри башладым. Ниһаять, 2000 елда идарәдә сәнәгать-хезмәтләндерү базасы сваркачысы урыны барлыкка килде, һәм мине эшкә алдылар. Шуны билгелисе килә, яңа торбаүткәргеч салу һәм гамәлдәгесен хезмәтләндерү – икесе ике бурыч. Шуңа күрә янә укырга, эшкә керешергә рөхсәт алырга һәм катнаш һөнәрләр үзләштерергә туры килде. Бу гаять кызыклы!
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).
Эдуард ДЕТОВ.