Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 апрель 2018, 13:18

Гомер һәм сәламәтлек өчен

Районның киләсе 12 елга исәпләнгән үсеш стратегиясенең асылы шушы ике сүздән гыйбарәт

Районның киләсе 12 елга исәпләнгән үсеш стратегиясенең асылы шушы ике сүздән гыйбарәт


Берничә ай дәвамында районның 2030 елга кадәр исәпләнгән иҗтимагый-икътисади үсеш стратегиясе әзерләнде, аның төп максаты – халыкның тормыш сыйфатын һәм дәрәҗәсен күтәрү.


Беренче бурыч –

алга куәтле адым

Моңа ирешү өчен икътисад һәм җәмәгать өлкәсендә берничә бурычны хәл итү күздә тотыла. Ахыр чиктә бу сәламәтлек саклау системасындагы хәлне яхшырту, халыкның гомерен озайту, экология иминлеген арттыру, яңа эш урыннары булдыру, лаек хезмәт хакы тәэмин итү, кулай торак төзелешен чәмләндерү, яхшы юллар салу мөмкинлеге бирәчәк.

2030-Стратегиясен әзерләгәндә нигезләнгән төп кагыйдәләр:

– Көнбатыш Башкортстаны үзәге буларак, муниципалитет-районның үзенчәлекле урынын саклап калу зарурлыгы;

– катнаш икътисадлы муниципалитет-район буларак, районның тотрыклы иҗтимагый-икътисади үсешен тәэмин итү;

– демография, миграция, җәмәгать һәм икътисади бурычларны хәл итүгә комплекслы караш булдыру.

2030-Стратегиясе муниципалитет-районның иҗтимагый-икътисади үсешен стратегия күзлегеннән анализлау; муниципалитет-районның тотрыклы көндәшлеккә сәләтле өстенлекләрен билгеләү һәм аларны уртача һәм озайлы киләчәккә бәяләү-күзаллау; муниципалитет-район икътисадының төп үсеш тармаклары куәтен уртача һәм озайлы киләчәккә анализлау; муниципалитет-районның төп иҗтимагый-икътисади үсеш юнәлешләрен; муниципалитет-районның төбәк үзидарәсе оешмалары эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләү нигезендә әзерләнгән.


(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).


Алексей Шильников.

Читайте нас: