Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 апрель 2018, 14:23

Шәһәребезне әкияткә әйләндерик

Туймазылылар ихата һәм урамнарны тәртипкә китерә

Туймазылылар ихата һәм урамнарны тәртипкә китерә


Җомга көнне беренче күмәк өмә оештырылган Чапаев урамы умарта күчен хәтерләтте. “Стимул” җәмгыяте эшчәннәре 8нче йорт алдын ялт иттерде – көздән калган яфрак һәм чүп-чарны җыйды. “Жилкомсервис” җәмгыяте тракторы бу көнне шәһәр полигонына ике арба чүп чыгарды. Чапаев урамын тәртипкә китерү дәвам итә.

– Мин “Стимул” идарәче компаниясенә ихата себерүче булып өч ай элек кенә урнаштым, – ди Раушания Горбачёва. – Эш җитәрлек. Кызганычка, шәһәрдәшләребезнең күбесе пөхтәлеге белән мактаналмый әле һәм чүр-чарны еш кына контейнер һәм чүп савытларына түгел, кайда туры килә, шунда ташлый. Кыш көне бу пычраклыкны кар каплап, бар җирдә тәртип кебек тоелса да, язын алар барысы да өскә калкып чыга. Бу экология чарасында күбрәк кеше катнашсын иде. Чөнки бер генә тапкыр булса да туган шәһәрен тәртипкә китерүдә катнашкан кеше соңыннан аның урамнарын чүпләргә теләмәячәк.

Бу көнне “Кулинария” җәмгыяте эшчәннәре дә кулына себерке һәм акшарлау өчен пумала алды. Алар да Чапаев урамында үзләренең биләмәсен тәртипкә китерде: кыш буе тупланган чүп-чардан арындырды, бордюрларны һәм агач кәүсәләрен акшарлады.

Шушы көннәрдә район предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләренең төп бурычы – барлык хезмәткәрләренең үзләренә беркетелгән биләмәне җентекле җыештыруда катнашуын тәэмин итү.

Зилә АБДУЛЛИНА/


Читайте нас: