Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 апрель 2018, 11:43

Рөхсәтсез урам сәүдәсе колач җәйгән

Сукмаклар фәкать җәяүлеләр өчен тәгаенләнгән

Сукмаклар фәкать җәяүлеләр өчен тәгаенләнгән


Былтыр районда рөхсәт ителмәгән урында сәүдә иткән 74 хокук бозучыны 99000 сум штраф түләргә мәҗбүр иткәннәр. Бер җәза күләме 500-1500 сум булуын исәпкә алсак, шунысы ачык – җәза бер һәм ике генә тапкыр бирелмәгән. Шәһәрдә рөхсәтсез сәүдә колач җәя, өстәвенә, көннәр җылыткач аеруча киң үсеш ала ул. Үзәк урамнарда җәяүлеләр сукмагы буйлап товар һәм азык-төлекле тартмалар тезелеп киткән. Алар көннән-көн арта. Һәм җәяүлеләргә иркенләп йөрергә комачаулый.

– Рөхсәтсез сәүдә – күмәк хокук бозуларның аеруча киң таралганы, бюджетка барып җитәлмәгән керем дә, рәсми эшчәнлек белән шөгыльләнүче эшкуарларга намуссыз көндәшлек тә, халык сәламәтлегенә турыдан-туры янау да бу, – ди район Хакимиятенең кулланучылар базары бүлеге начальнигы Гүзәлия Юнысова. – Чөнки товарны җирдән алып, санитария таләпләренә җавап бирмәгән шартларда сатуның нәтиҗәләре көтелмәгән булырга мөмкин. Өстәвенә, урам сатучыларының азык-төлекнең хәвефсезлеген һәм сыйфатын раслаучы документлары юк.

Рөхсәтсез сәүдәгәрләр өчен кәсепнең мондый ысулы табышлы булуы аңлашыла, әлбәттә: сәүдә урыны өчен түләргә, рөхсәт документлары алырга, салым күчерергә кирәкми. Артыңнан чүп-чар җыю да таләп ителми – чөнки рәсми рәвештә алар юк. Шуңа күрә алар артыннан еш кына тарт-малар, әрҗә һәм капчыклар кала, бу чүп-чарны шушы биләмә өчен җаваплы ихата себерүчеләр җыярга мәҗбүр.

Урам сәүдәсен тәртипкә салу өчен берничә ел элек үзәк мәйданнан ике адым ераклыкта япмалы өстәлләр урнаштырылды, “Спутник” кинокомплексы янында сәүдә урыннары җиһазланды.

Анфиса АИТОВА.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: