Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 апрель 2018, 12:28

Ишле гаиләнең мәшәкате дә ишле

Авыл советы төбәк бюджетына ни рәвешле акча җәлеп итә

Авыл советы төбәк бюджетына ни рәвешле акча җәлеп итә
Районыбызда ун ел элек берләштерелгән ике авыл биләмәсе бар: Кандра белән Иске Кандра, Собханкул белән Нөркәй авыл советлары кушылды. Шул рәвешле Собханкул авыл советы исәбенә Нөркәй, Җегетәк, Иске Собханкул, Каен-Елга авыллары керде.

Тик аларга ияреп килгән мәшәкатьләрне бәләкәй дип булмый. Җимерек юллар, тузган су тәэминаты, инженер үткәргечләре белән тәэмин ителмәгән җитез үсеш алган яңа төбәкләр... Шуңа Собханкул авылының тузган күпкатлы торак фондын һәм иҗтимагый-мәдәни көнкүреш объектларын да өстәргә кирәк.

Биләмә бюджеты кереш түгеллеген исәпкә алсак, бу мәсьәләләрне акрынлап, өлешләп хәл итәргә туры килә.


Акча каян килә...

– Былтыр безнең бюджет 77 миллион сум тәшкил итте. Планлаштырылганнан 6 тапкыр артык бу, – дип сөйли авыл советы хакимияте башлыгы Фәрит Сәйфуллин. – Бу акчаның байтак өлеше башка бюджеттан керде. Шул исәптән республика бюджетыннан халыкны авария хәлендәге торак фондыннан күчерүгә, авылларны төзекләндерүгә, Собханкулда юлларны асрау һәм ремонтлауга 58 млн сум. Безгә нефтьчеләр дә ярдәм кулы сузды – “Транснефть-Урал” җәмгыяте Собханкул мәдәният йортына 1 миллион сум акча бүлде.

Биләмә бюджетының үз акчасы 7 миллион сум чамасы тәшкил итте, шуның кимендә 5,5 миллион сумы салым кереме өлешенә туры килде. Бу акчаның яртысы – мөстәкыйль затлар кереме салымы, калган өлеше – милек һәм җир салымы. Байлыгыбыз шушы безнең.

Һәм ул кая сарыф

ителә...

Собханкулның күпкатлы торак фондына саллы акча салынды. Халыкны авария хәлендәге һәм тузган торактан күчерү программасы кысаларында Мәктәп урамында өч катлы ике йорт төзелде һәм анда шул ук урамдагы 11, 13, 17нче йортлардан һәм Нефтьчеләр урамындагы 12, 14нче йортларда яшәүчеләр күчерелде. Бу йортлар 70 еллап элек төзелгән булган.

Торакны җентекле ремонтлау программасы кысаларында Нефтьчеләр урамында 2нче, Черняев урамында 2нче, Ленин урамында 10нчы йортлар яңартылды.

Яңа шәхси йортлар төбәгендә былтыр 3200 кв. метр торак файдалануга тапшырылды.

Собханкул авыл советы биләмәсендә йорт төзү кулай – шәһәргә якын. Төп төбәк – Нөркәй һәм Каен-Елга авылларында халыкның ташламалардан файдаланучы катламы өчен биләмәләр бүленде, Җегетәктә биләмәләр сәүдәләшү юлы белән сатылды.

– Шәхси торак төзелеше барышына яңа төбәкләрдә челтәрле газ булмау шактый комачаулый, – ди Фәрит Миндияр улы. – Мәсәлән, Нөркәй, Каен-Елга, Җегетәк авылларында яңа урамнар өчен биш километрлап газүткәргеч таләп ителә. “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенә безне Башкортстан Республикасында газ үткәрү программасына кертү үтенече белән хат юлладык, ул газны транспортлаган-озаткан өчен тарифларга махсус өстәмә акчалар исәбенә финанслана. Мәсьәлә хәл ителер дип ышанабыз.

Соңгы елларда юлларга ком-таш түшәү һәм урамнарны яктырту – авыл советы бюджеты чыгымнарының күләмле ике маддәсе. Шушы һәм башка эшләрне тиңдәш финанслауда еш кына халык үзе дә катнаша. Нөркәйдә Таң һәм Авыл урамнарында шул рәвешле юлларның бер өлешенә ком-таш түшәлде. “Анык эшләр” проектында катнашу нәтиҗәсендә исә шул ук урамнарда һәм Каен-Елга авылының яңа торак төбәгендә гомуми бәясе 300 мең сумлык яңа урам яктырткычлары корылды. Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы кысаларында Җегетәк авылында балалар уен мәйданчыгы төзеләчәк. Шунда ук су тәэминаты системасын алыштыру күздә тотыла.

Күптән түгел Собханкул авыл советы халкы федерациянең “Уңайлы шәһәр мохите тәэмин итү” проектында катнашуга гариза бирде. Собханкуллылар бүленгән акчага Ленин урамындагы 10нчы, Гагарин урамындагы 5, 9нчы йортлар ихаталарын, шулай ук җәмәгать биләмәләре – Собханкулдагы Хәтер сукмагын төзекләндерүне, Нөркәй мәктәбенә керү юлына асфальт түшәүне күздә тота.
Читайте нас: