Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 апрель 2018, 12:51

Мул су килде

Ташу нәтиҗәләреннән арыну өчен районда һәм шәһәрдә күрелгән чаралар турында

Ташу нәтиҗәләреннән арыну өчен районда һәм шәһәрдә күрелгән чаралар турында



Үткән ялларда район Хакимиятенең Бердәм диспетчер ярдәме телефонына шәхси йортлар төбәгендә – атап әйткәндә, Ситдыйков, Полевая, Поселковая, Киров, Лысенков, Сәйфетдинов урамнарында яшәүчеләрдән егермеләп шалтырату теркәлгән. Кешеләр чаң суга – язгы ташу һәм эрегән кар сулары торак йортларның подвалларына тула, ихаталарны баса... Әгертамак төбәгендә язгы ташу нәтиҗәсендә йортлар янына үтеп булмый – кешеләр машиналарын авыл читендә калдырырга һәм йортларына кадәр җәяү атларга мәҗбүр.

– Торак-үткәргечләр хуҗалыгының барлык оешмалары гадәттән тыш хәл шартларында эшли, – ди шәһәр биләмәсе хакимиятенең төзекләндерү бүлеге начальнигы Ирек Шакиров. – Ташу кузгалуга күпкә алдан кар тазартылды, су-агызу торбалары чистартылды һәм кар-боздан арындырылды-эретелде, Туймазы инешендәге боз ватылды һәм елгадан чыгарылды. Бүген бөтен махсус техника асылда тәүлек әйләнәсенә эшли. Мәсәлән, бер адрес буенча гына 34 тапкыр (!) чыгарга туры килгән, һәм барлыгы 100 тонна чамасы су суыртылган. Әгертамакта, былтыр күтәртелгән ком-ташлы юлда аркылы буразналар сызып чыгарга туры килгән – чөнки ташу сулары юл түшәмәсен тулысынча агызыр иде.

Су тимер юл аръягындагы шәхси йортлар төбәгенә дә җәелгән – Туймазы инеше ярларыннан берничә минутта ташып чыккан.

– Ярты гасыр чамасы яшим биредә, әмма елганың бу кадәр күтәрелгәнен күргәнем булмады, – ди пенсиядәге Әнисә Басыйрова. – Безнең ихатаны бер атна элек су басты. Ул әле дә китмәгән.

Анфиса АИТОВА


(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән
укыгыз).


Читайте нас: