Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 апрель 2018, 13:40

Бозаулар өчен педиатр

Яшь ветеринар ни өчен безнең районга эшкә килүе турында бәян итә

Яшь ветеринар ни өчен безнең районга эшкә килүе турында бәян итә


Илһам Рахмасов Зианчура районында туып үскән.Әтисе – тирә-якта дан казанган ветеринар. Илһам балачактан әтисенә мал тәрбияләргә булышкан, сыерларга катлаулы булмаган операцияләр ясарга ярдәм иткән. Армиядә дә белемен, хайваннарга мәхәббәтен лаек бәялиләр. Ул кинолог-ветеринар булып хезмәт иткән. Булачак һөнәрен дә шунда сайлаган.

Башта Илһам Мәләвездә кошчылык хуҗалыгында эшләгән. Дүрт ай элек “Нерал-Матрикс” хуҗалыгына килеп урнашкан. Бүген ул ни өчен нәкъ шушы хуҗалыкны сайлавы турында бәян итте.

– Минем кулдагы җиһазны күрәсезме? Терлекнең температурасын читтән торып үлчәү мөмкинлеге биргән инфракызыл градусник бу, – ди ул. – Эшкә урнашыр алдыннан мин бер тәүлек «Нерал» фермасында булдым һәм барысын да үз кулларым белән тотып карадым. Тәэссоратлар искиткеч!

Хуҗалыкта җитди селекция эше бара. Миңа, ветеринар-селекцияче буларак, хайваннарны сатып алганда сайлашу, эшкә яраксызларын ачыклау бурычы йөкләтелде. Кыскасы, мин биредә бозаулар өчен педиатр. Аларга вакцина ясыйм, витаминнар билгелим, көн саен яшь малларның сәламәтлеген күздә тотам. Иң мөһим чор – бозаулату өчен дә җаваплы мин. Бу чорда хезмәткәрләр тәүлек әйләнәсенә кизү тора. Яңа туган бозауга беренче биш минутта ук угыз эчерү мөһим. Аның ашказаны дөрес үсеш алачак һәм тора-бара бу бәләкәй генә җан иясе сөт җитештерүче куәтле биология машинасына әвереләчәк. Баш ветеринария табибы Евгений Гридневский, ветеринария санитары Дамир Рәхимов белән бергәләп җаваплы карарлар кабул итәбез, бердәм команда без.

– Сезнеңчә, хуҗалыкларда ни өчен ветеринарлар җит-ми?

– Уфа аграр универси-тетының ветеринария факультеты студентларының 60 проценты – кызлар. Күбесе тора-бара кияүгә чыга һәм авыл хуҗалыгы тармагына әйләнеп кайтмый. Аграр тармакның югары һәм махсус урта уку йортларына эштән курыкмаган, авыр хезмәтне үз иңендә тоеп үскән авыл егетләрен җәлеп итәргә кирәк. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләрен дә яшь, өметле алмаш кызыксындырырга тиеш. Тотрыклы хезмәт хакыннан тыш, ул эшчәннәрен торак, түләүсез туклану белән тәэмин итсә, премия түләсә, җир сатып алырга һәм рәсмиләштерергә ярдәм итсә, чәмле белгечләргә кытлык булмаячак.


Эмиль МУСИН.


Читайте нас: