Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 апрель 2018, 11:44

Тракторларны чәчүгә әзерлиләр

Авыл хуҗалыгы техникасының 43 проценты техника тикшерүе үткән инде

Авыл хуҗалыгы техникасының 43 проценты техника тикшерүе үткән инде


Гадәттә чәчү ише мөһим чара алдыннан районда авыл хуҗалыгы машиналарының “хәрби әзерлеген” тикшерәләр. Бүгенгә 11 хуҗалыкның 96 тракторы техника тикшерүе үткән. “Нерал-Матрикс”, “Бишенде” җәмгыятьләре, “Үзәк” МТСының “Колос” филиалы техникасының әзерлек торышы яхшы дип бәяләнгән.

“Мәтәүтамак” авыл хуҗалыгы предприятиесе биш тракторын әзерлек сызыгына куйган. Былтыр сатып алынган “Кировец” тракторы беренче тора. 7 миллион сумлык яңа техниканы тәҗрибәле механизатор Радик Мөҗиповка ышанып тапшырганнар. Көздән басуларны сөргән вакытта ул тракторның техника сыйфатларын бәяләргә өлгергән инде. Аның сүзләре буенча, “Кировец” күнегелгән “Беларусь”тан югары нәтиҗәлелеге белән аерыла, ягулыкны янга калдыра. Хуҗалык шушы көннәрдә яңа чәчү комплексы сатып алырга җыена. Ул тулы технология эше барышына (туфракны чәчү алдыннан һәм төп эшкәртү, тырмату, дым каплату) чыгымнарны киметү мөмкинлеге бирә, чөнки аны бер үтүдә башкара.

Дәүләт техника хәвефсезлеге район инспекциясе начальнигы Рамил Камалетдинов, район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе баш инженеры Рим Ибәтуллин һәм хезмәт хәвефсезлеге буенча баш белгеч Марат Шәмсетдинов һәр тракторның техника торышын – рульгә идарә итү һәм тормоз системасы эшчәнлеген, тавыш һәм яктылык сигналлары төзеклеген, аптечка һәм ялкын сүндергеч булу-булмауны тикшерде.

Техниканы алдан тикшерү йомгаклары буенча вак-төяк кимчелекләр ачыкланды.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: