Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 апрель 2018, 12:05

Гүя телевизор экраныннан төшкәннәр

«Туймазы-Арена» боз сараенда хоккейчылар алыша

«Туймазы-Арена» боз сараенда хоккейчылар алыша


Бар халыкны әсир иткән, хоккейчыларга багышланган «Молодёжка» телесериалы биш ел инде экраннан төшми. Тормышын хоккейга бәйләгән егетләрнең язмышын бөтен ил күзәтә. Үзебезнең өр-яңа боз сарае булгач, туймазылылар шушы фильм каһарманнарын тасвирлау өчен үрнәк булган чын батырларның үзләрен күрә ала хәзер.

Чәршәмбе көнне «Туймазы-Арена»да Русия үсмерләр хоккей лигасы беренчелегенең финал уеннары башланды. Аларны үткәрергә Туймазы муниципалитет-район Хакимияте, Русия Хоккей федерациясе, БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы ярдәм итә.

Ярышларда илебезнең ун күренекле 18 яшьтән узмаган үсмерләр командасы – «ЦСКА-Москва», «Русь» (Мәскәү), «Нефтехимик» (Түбән Кама), «Авто-Спартаковец» (Екатеринбург), «Ак Барс» (Казан), «Югра» (Ханты-Манси), «Витязь» (Подольск), «Ермак» (Ангарск), «Себер» (Новосибирск) уенчылары һәм Олимпия алмашы дәүләт оешмасы командасы (Ярославль шәһәре) катнаша. Алар үсмерләр хоккей лигасында беренче урын яулау һәм Русиянең юниорлар җыелма командасына керү хокукына ия булу өчен көрәшә.

Бу ярышлар ачылу тантанасында БР яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары Павел Мөслимов катнашты.

Ярышларның беренче көнендә үк «Туймазы-Арена» чәмле алышлар үзәгенә әверелде: көярмәннәрнең ярсу кичереш-тойгылары фәкать җиңүгә омтылган хоккейчыларга тәвәккәллек өстәде. Тамашачылар тәэсирле алыш-күренешләр, көчле һөҗүмнәр, баш җитмәс «тозаклар»ның шаһиты булды.

Беренче көндә матчларның дүртесе дә чәмле көрәш рухында үтте. Сигез командага исәпләгәндә, барлыгы 24 шайба кертелде. Бу көнне күз өстендәге каш булган «Себер» белән «Ак Барс» үз капкаларын уяу саклады. Казан «барслары» – атаклы хоккей клублары, шул исәптән, Башкортстан «Салават Юлаев»ының мәңгелек көндәшләре, нәкъ шуңа күрә аларның уенына игътибар аеруча җитди булды. Тамашачы – сокланды, Туймазының яшь хоккейчылары – тын алмыйча, тәҗрибә тупларга һәм алымнарны отып калырга тырышып карады.

18 яшьлек студент кызлар Рената Хисаева белән Линария Шәяхмәтова Уфадан килгән. Алар Уфаның «Салават Юлаев» һәм «Тулпар» клублары өчен җан ата. Ләкин кызлар турысын әйтте: хоккей – искиткеч илһам чыганагы, шуңа күрә алар командаларның барысының да уенын кинәнеп карый. Бөтен республика буйлап сәяхәт итә һәм, ир-егетләр уенын бәяли белгән чын осталардай, көндәшләрнең өстен һәм ким сыйфатлары турында фикер йөртә.

Туймазы 1нче урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары бу матчны карарга тулысынча килгән. Максим Лазарев хәзер менә өченче ел «Самурай» көнчыгыш көрәшләре клубында шөгыльләнә. Арсен Исламгулов – футбол өчен җан ата. Хоккей матчына беренче тапкыр килгәннәр. Хәзер уйга калганнар: спорт юнәлешен үзгәртергәме әллә?

Бу уеннар бер атна дәвам итәчәк һәм җомга көнне,

13 апрельдә төгәлләнәчәк.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: