Фидакарь эшләү – кәсепнең үз мәнфәгатендә
Шушы көннәрдә район Хакимиятенең кәсепне үстерү бүлекчәсенә Туймазыда яшәгән яшь ханым мөрәҗәгать иткән. Мөстәкыйль эшкуар сыйфатында теркәлергә, моның өчен үзеннән нәрсә таләп ителүен белергә тели икән. Аңа шундый сорау бирелгән: «Ә нәрсә белән шөгыльләнергә телисез?» Мөрәҗәгать итүче каушап калган. «Бәлки, бәйләм бәйләрмен. Яки сыер малы үрчетермен», – дип җавап биргән ул, байтак уйланып торгач.
— Сирәк күренеш түгел бу, – ди район Хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары Ирина Токарева. – Кәсеп белән шөгыльләнергә теләгән кешеләрнең байтагы шул рәвешлерәк фикер йөртә: теркәлим әле, соңыннан күз күрер. Янәсе, нәрсәсе бар инде аның? Иң мөһиме, башлап җибәрү, акча кесәгә үзе килеп керәчәк. Табыш урынына чыгымнарны исәпләргә мәҗбүр булгач, өметсезлек биләп ала. Башкача булу мөмкинме соң биредә? Салым түләү системасы белән танышмаган, кайсын сайларга белмәгән килеш туплау-тикшерү оешмаларында исәпкә баскач, ай саен өстәмә салым түләргә мәҗбүр буласың. Базарны өйрәнмәгән килеш, сәүдә яки җитештерү белән шөгыльләнә башласаң – ихтыяҗ булмау сәбәпле сатылмаган продукцияңә күмеләсең...
Булачак кәсеп иясенә бүген, теркәлгәнче үк, мәсәлән, кайсы юнәлештә чара күреп, кайда һәм нинди шартларда башлангыч капитал алып булу турында төпле киңәш һәм тәкъдимнәр биргән байтак оешма бар. Алар кәсеп планы әзерләргә дә, төрле документлар тутыртырга да ярдәм итә.
— Эшкуарларга ярдәм күрсәтү институтлары байтак. Әмма бүгенге төрлелек җирлегендә кеше югалып кала, очына чыгалмый...
— Бүген төбәгебездә эшкуарларга ярдәм итүче оешма-тармаклар утызга якын. Килешәм – эшкуарлар бу тармакларның нәрсә белән шөгыльләнүен гел генә аңлап та бетерми. Шуңа күрә алар барлык сораулары җәһәтеннән иң элек безгә мөрәҗәгать итә. Шәһәрдә, республиканың байтак башка муниципалитетындагы кебек, төбәк эшкуарларга ярдәм итү үзәге карамагында эшләгән рәсми ярдәм үзәге (ЦДС), мәгълүмат-консультация үзәге (ИКЦ) бар, әлбәттә. Ләкин ИКЦ беренче чиратта авыл хуҗалыгында махсуслаша, ЦДС исә асылда коммерция оешмасы булып тора. Әйе, аның кайбер тәкъдимнәре түләүсез күрсәтелүче ярдәм. Тик ул хезмәтләрнең кай арада түләүлегә «әверелеп китүен» белергә кирәк.
Бу мәсьәлә турында гомумән нәтиҗә ясаганда, шуны әйтергә кирәк: эшкуарларга ярдәм итүче оешма-институтлар арасында элемтә-бердәмлек булырга тиеш.
— Бу оешмалар белән бергә без кәсеп берләшмәсенә махсус мәгълүмат-хәбәр җиткерергә тиеш. Моның өчен эшкуарларның эшләүче берлекләре булу таләп ителә, алар бүгенге көн шартларында яңа баскычка күтәрелергә – уртак проектлар әзерләргә һәм үтәргә, бәяләү-анализ белән шөгыльләнергә, шәһәр яки район буенча тикшеренү эшчәнлеге алып барырга тиеш. Әйе, бу күпмедер финанс чыгымы таләп итә. Ләкин райондагы 4,5 мең эшкуарның һәрберсе әгъзалык иганәсе сыйфатында һичьюгы 100 сум кертсә, акча җитәчәк. Чөнки ахыр чиктә бу хакимияткә түгел, чит кешеләргә түгел, аларның үзләренә файдалы булачак. Бармакка бармак сукмасаң, бер үзгәреш тә булмаячак.
— Бу эшкуарларны кызыксындырачагына өметлә-нәсезме?
— Чара ташламалы лизинг, арзан микрокредитлар һәм вәгъдәле йөкләмә-гарантия фонды хезмәт-тәкъдимнәре ише өстенлек-бонуслар исәбенә ныгытылса, гомумиләштерелгән «төркем»гә түгел, тормышын уңай якка үзгәртәлердәй куәтле оешмага әверелү өчен шартлар туганда – әйе. Тик шуны онытмаска кирәк: андый ярдәм чараларыннан ачыктан-ачык эшләгән, «нульле» түгел, ә чын хисап күрсәткән эшкуарлар гына файдалана ала.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).