Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 апрель 2018, 12:14

Безнең кагыйдә: гаделлек һәм дәлиллелек

Иртәгә – РФ Эчке эшләр министрлыгы тикшерү оешмалары хезмәткәрләренең һөнәр тармагы бәйрәме

Иртәгә – РФ Эчке эшләр министрлыгы тикшерү оешмалары хезмәткәрләренең һөнәр тармагы бәйрәме


Русия Эчке эшләр министрлыгы Туймазы районы бүлегенең тикшерү бүлекчәсендә – аңа өченче ел җитәкчелек иткән юстиция подполковнигы Гөлшат Фәхретдинова карамагында 20 хезмәткәр эшли. Шул исәптән, 16 хатын-кыз. Ләкин эштә аларны йомшак күңелле затлар дияргә кемнең генә теле әйләнер икән? Җитди, чыдам, җентекле һәм чиктән тыш тырыш дип бәяләүчеләр исә байтак.

Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, алар көн-төн каза урынына чыга, тикшерү чаралары үткәрә, шаһитлар һәм корбаннарга сораулар бирә, күзгә-күз очраштырулар оештыра, дәлилләр туплый һәм ахыр чиктә хакыйкатьне ачыклый.

– Эшебездә төрле хәлләр була. Соңгы вакытларда шактый нык ешайган наркотик матдәләр сату, мутлык, талау, таларга теләп һөҗүм итү ише һәм башка төрле җинаятьләр бу, – ди Гөлшат Рәшит кызы. – Быел шәһәребездә берьюлы берничә өлкән яшьтәге хатынга талау максатында һөҗүм итү очрагы теркәлә – аларның берсенең сумкасын тартып алган яшь ир хатыны һәм тагын бер әшнәсе белән машинага утырып кача. Без җинаятьчеләрне таптык, бу эшне җиренә җиткереп тикшердек һәм мәгълүматларны прокуратурага тапшырдык.

Тикшерү өчен иң катлаулысы – икътисади җинаятьләр, чөнки аларга бәйле мутлыклар үзләштерү һәм чит милекне рәсмиләштерү максатында корылган катлаулы тозак-хәйләләргә нигезләнә. Өстәвенә, гаепләнүченең җинаять урыны булган шәһәрдән читтә яшәве ихтимал. Күптән түгел бездә андый очрак булды – Русия тимер юллары тармакларының берсендә күләмле матди-техника чаралары урлануга бәйле эшне тикшерергә туры килде.

«Шымчылар» турындагы кинофильмнарда гына ул бер җинаятьчене фаш итү белән берьюлы бөтен коллектив шөгыльләнә. Тормыш күпкә катлаулырак: һәр хезмәткәр 6-7 эшне тикшерә. Аеруча катлаулы эшләр өлкән тикшерүчеләр Ләйсән Москвина, Эльмира Муслухова, Вадим Хөснуллин, Руслан Бакиев, Ирина Давыдова, Альбина Галикәевага йөкләтелә. Шул ук вакытта тикшерүче шикле кешенең гаепсезлеген күңеле белән сизенергә тиеш. Гаять зур җаваплылык бу, чөнки кеше язмышы хәл ителә.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: