Районыбызда ташуны үткәрү комиссиясе оештырылды, аңа 75 кеше, 50 берәмлек техника һәм 4 йөзү транспорты чарасы керә
Метеорология станциясе белгечләре язгы ташу кузгалу чорын якынча атады –
9 апрель. Алар язның гади булмаячагын да фаразлады: кинәт җылытып җибәргән хәлдә язгы ташу сулары 1,2 метр туңган җиргә сеңеп өлгермәячәк һәм җир өслегенә җәеләчәк. Бу исә хәвефле.
2017 елгы ташу белән чагыштырырга да җыенмыйлар. Чөнки былтыргы кыш чиктән тыш карлы булды: явым-төшем 2017 елның гыйнварында – өч айлык, февральнең 15 көнендә тагын бер айлык күләмдә теркәлде. Быел исә районның хәтта иң ышык төбәкләрендә дә кар катламының калынлыгы 40 сантиметрга җитәр-җитмәс булган.
Районыбызның «төп» елгалары – Ык һәм Өсәндә чиктән тыш уяулык-әзерлек шартлары игълан ителде. Һәм, шул тәртиптә – ул сулыклар буендагы Карат, Илчембәт һәм Кәкребаш авыл биләмәләрендә.
— Метеорология станциясе белән бергә безнең диспетчерлар көн саен ике тапкыр – иртән һәм кичкырын сулыклар торышын тикшерә, – ди район Уртак кизү-диспетчер хезмәте бүлеге начальнигы Артур Муллагалиев. – Туймазы сусаклагычында без күнегүләр үткәрдек: язгы ташуны имин үткәрү гамәлләре шомартылды, ташу чорында җәлеп ителәчәк техника барланды.
Өстәвенә, күперләр һәм башка инженер корылмалары тирәсендә боз өслеген каралта – туфрак чәчә башлаячаклар: бу аның эрүен тизләтәчәк. Шәһәребездәге тагын ике хәвеф чыганагы – Туймазының Зур һәм Бәләкәй инешләре. Шушы көннәрдә аеруча хәвефле биләмәләрдә бозны ясалма эретү эшләре башкарылган.
Шәһәрне ике өлешкә бүлеп, тимер юл астыннан үткән үзәк тоннельдә исә язгы ташу башланган инде. Күптән түгел аны вакытлыча ябып торырга мәҗбүр булганнар – агып төшкән ташу сулары төнлә туңган һәм транспорт хәрәкәтенә комачаулаган. Корыту-дренаж челтәрен чистарткач, транспорт хәрәкәте ачылган.