Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 март 2018, 12:40

Заман сулышын тоеп

Авыл хуҗалыгы эшчәннәренә эшкәртүчеләр һәм сатучылардан аерма-табышны алырга тәкъдим иттеләр

Авыл хуҗалыгы эшчәннәренә эшкәртүчеләр һәм сатучылардан аерма-табышны алырга тәкъдим иттеләр


Быел хакимият авыл хуҗалыгы тармагына җитди, кайбер очракта тиңдәшсез ярдәм чаралары тәкъдим итә: түләүсез квалификация күтәрү курслары, риясыз грантлар, арзан кредитлар бу. Эшкәртүчеләр дә хезмәттәш-хуҗалыкларга ярдәм итәргә вәгъдә итә. Мәсәлән, Бәләбәй сөт комбинаты – киләсе чәчү, Чишмә май заводы урып-җыю чорында акчалата ярдәм күрсәтмәкче. Әмма иң мөһиме – авыл халкы җитештергән продукциягә сатып алу бәяләре түбән тәгәрәүдән туктасын өчен тәүге адымнар ясала.


Тизләтик!

– Авыл хуҗалыгында уңыш һава торышына, авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу бәяләренә, шулай ук эшчәннәрнең белем-осталыгына бәйле, – диде БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов, күптән түгел үткән авыл хуҗалыгы тармагы киңәшмәсендә. – Әмма без беренче ике сәбәпкә берничек тә тәэсир итә алмыйбыз дип исәпләнә.

Һава торышына чыннан да кысыла алмыйбыз. Сатып алу бәяләренә килгәндә исә... Соңгы вакытта ашлык сатып алу бәяләре 11 сумнан 4,5 сумга, көнбагыш – 27дән 12 сумга, карабодай 22дән 9 сумга кадәр төште. Хәзер сөт белән дә шундый ук хәл күзәтелә. Продукциянең үзкыйммәте арткан чорда моның белән килешергә ярамый, әлбәттә.

Бердәнбер юл – эшкәртүчеләр һәм сәүдә предприятиеләреннән маржа – товар бәясе белән үзкыйммәте арасындагы аерма-табышны алырга өйрәнү. Моның өчен исә логистиканы дөрес оештыру зарур. Мисалга “Алексеевский” совхозын китерәм. Анда савым сыерлары, эшкәртү сәнәгате һәм сәүдә үзәкләре бар. Биредә басу һәм фермалардан башлап, ахыргы кулланучыга кадәр тоташ чылбыр тезелгән. Шуңа да бу җитештерүче өчен бәядәге үзгәрешләр сизелми дә: ул бер кап сөтне 35 сумга саткан һәм әле дә сата.

Фәзрахманов сүзләре буенча, зур булмаган хуҗалыкларга ваклап сатып алучыларга чыгарга кооперация ярдәм итәчәк.

– Европада эшкәртүче зур авыл хуҗалыгы предприятиеләренең күбесе – кооперативлар, – дип аңлата ул. – Алар да үстердең – эшкәрттең – саттың ысулы буенча эшли. Бездә исә фермерара кооперация көч-хәл белән үсә. Ни өчен? Безнең авыл хуҗалыгы эшчәннәре бер-берсенә ышанып бетми, күрәсең.

Алар арасындагы ышанычны финанс “прәннеге” ныгыта ала: төбәкләргә кооператив оештыру өчен үзәк бүлгән 100 миллион сумга республика казнасы да өстәячәк. Мондый чыгымнар киләсе ике елга да планлаштырылган. Фермерлар бу акчадан өчәр миллион сум риясыз грантка ия булачак, аңа сөт, бал, дару үләннәре эшкәртү буенча кечкенә заводлар, мал чалу цехлары һ.б. сатып алалачак.

Тоташ алганда быел республиканың агросәнәгать комплексына ярдәмгә янә 10 миллиард сум чамасы акча бүленәчәк. Элеккечә, авыл хуҗалыгы эшчәннәре авыл хуҗалыгы техникасы, минерал ашламалар сатып алуга, язгы-кыр эшләрен үткәрүгә субсидияләр алачак. Өстәвенә, кайбер субсидия күләме икеләтә диярлек артты. Мәсәлән, нәселле терлекчелеккә ярдәмгә 500 миллион сум чамасы юнәлтеләчәк.

Кайбер яңалыклар чыннан да күләмле, әһәмиятле. Мәсәлән, газда эшләүче авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу 60 процентка кадәр субсидияләнәчәк. Бу гына да түгел – уңыш елмайса, һәр хуҗалык метан тутыра торган станциягә ия булачак. Бәясе – 1-12 миллион сум. Бу акчаның яртысын төбәк бүләчәк. “Газ колонкалары” пәйда булу авыл хуҗалыгы техникасына кыйммәтле солярка салудан азат итәчәк һәм шул рәвешле хуҗалыкның ягулык чыгымнарын 7-8 тапкыр киметәчәк.

Тагын бер яңалык – комбайннарны җентекле ремонтлауга субсидияләр. Белгечләр сүзләре буенча, тергезелгән-сипләнгән «Нью Холланд тх65» ашлык уру комбайны кимендә 15 ел җилдерәчәк. Җентекле ремонт, алынган субсидияне исәпләп, фермерга чагыштырмача арзанга төшәчәк.


Укырга, укырга һәм укырга...

– Уңышның өченче өлеше – белем-осталыкка килгәндә, авыл хуҗалыгы тармагы эшчәннәрен ел саен укыту күздә тотыла, – дип дәвам итте министр. – Алга киткән илләрдә фермер даими рәвештә квалификациясен күтәрергә тиеш, югыйсә, ул дәүләт ярдәменә дәгъва итә алмый. Без дә шулай эшләячәкбез. “1000 агроном” программасы башланды инде, аның кысаларында өч көнлек түләүсез курсларда авыл хуҗалыгы эшчәннәре белән алдынгы компанияләр вәкилләре, республика һәм илебезнең алдынгы галимнәре очрашачак.


Алексей ШИЛЬНИКОВ.

(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас: