Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 март 2018, 11:33

Йортлар яңа “кәпәч” кия

2018 елда күпфатирлы 41 торак йорт ремонтланачак


2018 елда күпфатирлы 41 торак йорт ремонтланачак
Районда торакны җентекле ремонтлау дәвам итә. Эш барышы, аның сыйфаты турында район Хакимиятенең торак-үткәргечләр хуҗалыгы бүлеге начальнигы Айдар Гыйниятуллин сөйли.

– Быел ничә йорт ремонтланачак? Нинди эшләр башкарылачак?

– Былтыр Туймазыда, Кандра, Серафимовка, Түбән Троицкий һәм Карамалы-Гобәй авылларында күпфатирлы 42 йорт ремонтланды, быел күпфатирлы 41 йортны төзекләндерү күздә тотыла. Эш башкаручыларны билгеләүче сәүдәләшү төгәлләнде. Чапаев урамындагы 2а, Ленин проспектындагы 2, Гафуров урамындагы 37а һәм Ленин урамындагы 79нчы йортларда эш башланды да инде. Анда шифер профнастилга алыштырылачак. 2018 елда түбәләрне ремонтлау игътибар үзәгендә булачак. Аларны октябрь-ноябрьдә ягып җылыту чоры башлануга төгәлләү күздә тотыла.

Былтыр кайбер йортларның югары катларында яшәүчеләр ремонт вакытында фатирларына су үтү сәбәпле канәгатьсезлек белдерде. Иске түбәне сүтү белән яңгырлар башланды. Ремонтчылар моны көтмәгән иде, әлбәттә. Фатир хуҗаларына килгән зыянны каплау мәсьәләсе хәл ителде.

Исегезгә төшерәм, эш башкаручы тарафыннан кимчелекләрдән һәм салынган зыяннан арыну вакыты 5 ел тәшкил итә.

Җентекле ремонт сыйфатына кагылышлы мөрәҗәгатьләр йорт комитетлары, подъезд буенча җаваплы кеше аша яисә турыдан-туры Төбәк операторының техника хәвефсезлеге бүлегенә тапшырыла. Моннан тыш, һәр йортта эш башкаручы оешмалар җитәкчеләренең телефоннары күрсәтелгән мәгълүмат тактасы бар. Гомуми җыелышта шушы йортта яшәүчеләр исәбеннән йортны кабул итеп алучы кешеләр сайлана. Ремонттан соң алар кимчелекләрне күрсәтсә, эш башкаручы алардан арынырга бурычлы. Мәсәлән, былтыр Островский урамындагы 51нче йортта эш башкаручы канализация торбаларын урнаштырганда хата җибәргән. Йортта яшәүчеләр мөрәҗәгате буенча бу кимчелектән арынылган.

– Җентекле ремонтны оештыру ысуллары еш алышынып тора. Быел да үзгәрешләр бар диләр...

– 2017 елда көндәшлек мөмкинлекләрен тигезләү максатында электрон сәүдәләшү кертелде.

Эмиль МУСИН.

(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: