Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 март 2018, 12:04

Агроном һәрчак уяу

Язгы басу эшләре якынлаша

Язгы басу эшләре якынлаша


«Дым кипкәнче көтмә, табыныңда булыр икмәк», «Сабан сөргәндә ярмалы балчык чыкса, ул җирдә ашлык уңар»... «Рассвет» хуҗалыгында (Николаевка авыл советы) дистәләрчә ел халык акылына таянып эшлиләр. Чөнки анда игенчелек 45 еллык эш тәҗрибәсе туплаган агроном Галимә Гәрәева (фотода) карамагында.

– Мин «Большевик» хуҗалыгына (бу предприятиенең элекке исеме) 19 яшьтә, училище тәмамлаганнан соң килдем, – ди Галимә Галимхан кызы, хатирәләрен барлап. – Ул дәверләрдән бирле 8 җитәкче алышынды, коллективыбыз тулысынча яңарды, ә мин сайлап алынган һөнәремә һәм үзебезнең колхозга тугры калдым. Басуларда тигез шытымнарны, тулышкан бодай башагын күргән мәлдә хис-тойгыларыңны тасвирлау өчен хәтта сүз табып булмый... Дөрес, соңгы вакытларда авыл хуҗалыгы өчен күңел әрни. Быел миңа 65 яшь тула, белемем һәм тупланган тәҗрибәмне яшь белгечләр белән уртаклашасы килә, тик яшьләр авылда калмый.

Авыл хуҗалыгы җиңел эш түгел: иртә яздан соң көзгәчә ачык һавада – басуда булырга туры килә. Чәчү, мал азыгы әзерләү һәм уру-җыю чорларында безнең эш көненең очы-кырые юк.

Чәчү чоры якынлаша башладымы, Галимә Галимхан кызы ашлык саклагычы тирәсеннән кайтып керәлми. Отышлырак орлык, сорт сайлау, чәчүгә төшү вакытын билгеләү, туфрак торышын тикшерү, ашламаларны, корткыч бөҗәкләргә каршы көрәш ысулларын барлау, тракторчыларның эшен оештыру белән мәшгуль.

– Булачак уңыш сыйфаты Галимә Галимхан кызының көндәлек эшчәнлегенә, тырышлык-таләпчәнлегенә бәйле, – ди авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Илгиз Гайнаншин. – Ул чәчү алды культивациясе тиешле тирәнлектә үткәрелүне күз уңында тота, чәчүдән соң шундук – ике кат катоклау, игеннәрнең үсеш чорында химияле «утау» оештыра. Уру-җыю вакытында югалтуларга юл куймау максатында кистерү кагыйдәләрен төгәл үтәүне таләп итә. Аңа хас җаваплылык тойгысы, коллективны туплый-оештыра белү осталыгы, белем, тәҗрибәсе хуҗалык эшчәннәренең кәефенә дә уңай тәэсир итә – байтак ел инде бездә иген уңышы зарланырлык түгел.


Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: