Укучыларда уңышлы кеше образы камилләштерү максатында Туймазы 4нче мәктәбендә һәм үзәк балалар-үсмерләр китапханәсендә яшь, танылган башкорт язучысы белән очрашу оештырылган
Айгиз Баймөхәмәтовка 29 яшь. Үзен дөньяга таныткан “Калдырма, әни!” дип аталган автобиографик повесте өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Шәехзадә Бабич ис. Дәүләт республика яшьләр премиясенә лаек булган. Казах телен үстерүгә һәм халыкара әдәби элемтәләрне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен
М. Шолохов ис. халыкара медаль белән бүләкләнгән.
Бүген башкорт телендәге әсәрләр арасында иң зур тираж белән басылган китап бу. Аны 130 мең кеше укыган. Повесть рус, татар, чуваш, казах, азәрбайҗан һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Шушы әсәр буенча М. Гафури ис. Башкорт дәүләт һәм Х. Намсараев ис. Бурят дәүләт академия драма театрларында спектакль сәхнәләштерелгән.
– Бервакыт миңа: “Айгиз, син бәхетле кеше – балалар йорты тормышын кичергәнсең, бу хакта язып, күренекле кеше булгансың”, – диделәр. Әмма мин мондый бәхетне беркемгә дә теләмәс идем. Мин бернәрсәне дә арттырып язмадым. Фәкать үз тормышымны тасвирладым, – ди Баймөхәмәтов. – Без гаиләдә җиде бала, мин алтынчысы. Әнидән калганда миңа нибары сигез яшь иде. Әтием аның үлемен авыр кичерде. Өч елдан ул да ташлап китте безне. Шулай итеп без балалар йортына эләктек... Андый оешмаларда тәрбияләнгән байтак үсмер тугызынчы сыйныфтан соң һөнәр училищесына укырга бара. Кайчак аларга ярдәм, өмет һәм максат җитми. Мин исә университетка укырга керергә хыялландым. Бервакыт сыйныфташым миңа япон алласы Хотэй – зур корсаклы көләч бабай сынын бүләк итте. “Аның корсагын сәгать теле уңаена өч йөз тапкыр сыпырып, теләк теләсәң, ул мотлак тормышка ашачак”, – диде ул. Һәм көн саен йоклар алдыннан миң аңа хыялымны пышылдадым. Кайчак ялгышам һәм, хыялым тормышка ашмас дип куркып, үтенечемне янә өч йөз тапкыр кабатлыйм. Еллар үткәч мин ул егетне очраттым. “Хәтерлисеңме, мин сиңа Хотэй сынын бүләк иткән идем? Гафу ит, мин ялгышканмын. Аны өч йөз тапкыр түгел, өч кенә кат сыпырырга кирәк булган икән”.
Бу вакытта мин универси-тетның бишенче курсында укый һәм “Башкортостан” гәзитендә эшли идем инде. Китап язу фикере дә шунда туды. Гәзит укучыларга әниләрнең безнең тормышта нинди мөһим урын биләвен җиткерәсем килде. Әниемне соңгы юлга озаткан көнне хәтергә төшереп, малайның мәрхүмә әнисе белән сөйләшүен яздым. Бу мәкаләм уңаеннан редакциягә байтак хат килде. Гәзит укучылар хикәяне дәвам итүне үтенде. Мин башта әсәрнең азагын, аннары башын яздым. Шулай итеп китап барлыкка килде. Анда мин ятимлекнең бар ачысын күрсәтергә тырыштым. Үзебезнең балалар йортын гына сурәтләмәдем. Бу бөтен Русиягә хас күренеш. Мин ата-аналарның балаларын ташлап калдырмавын теләдем. Безнең балалар йортында йөзләп кыз һәм малай тәрбияләнде. Туксанының әти-әнисе исән иде.
Туймазы укучыларының “Уңыш сере нидә?” дигән төп соравына Айгиз Гыйззәт улы болай дип җавап бирде: “Беренче чиратта ул сезнең әйләнә-тирәдәге кешеләргә бәйле. Бүреләр арасында яшәп, куян булалмыйсың. Балалар йортында аралашу кырыс иде. Кайчак мин дә тупас булдым. Университетка кергәч, зыялылар мохитенә эләктем һәм яңа җәмгыятьтә аралашырга өйрәндем. Миңа укытучыларым ярдәм итте, һәм мин үземне таба алдым. Хәзер аңладым, тормышта күп нәрсә безнең теләк һәм ихтыяр көченә бәйле. Кеше үз алдына зур максатлар куярга, аңа омтылырга тиеш. Уңышлы кеше булу өчен байтак тир түгәргә кирәк. Җиңел тормыш эзләмәгез. Кеше гомер буе җаваплылык хисе тоярга тиеш”.
Очрашу ахырында балалар язучының хыялы турында сорады. “Минем китапны укыганнан соң кешеләрнең: “Юкка укыдым, күпме вакытымны әрәм иттем”, – дип әйтмәвен телим”. Китабым бераз гына булса да сезнең дөньяга карашыгызга тәэсир итсен иде», – диде Айгиз Гыйззәт улы.