Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 март 2018, 11:38

Сәяси җитлеккәнлек имтиханы

Якшәмбе көнне Русиядә ватаныбыз тарихында җиденче тапкыр ил президентын турыдан-туры сайлау үтте

Якшәмбе көнне Русиядә ватаныбыз тарихында җиденче тапкыр ил президентын турыдан-туры сайлау үтте


Русия Үзәк сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүмат шуны раслады: илебез Президентын сайлауда катнашу күрсәткече 59,63% тәшкил иткән. Башкортстанда бу күрсәткеч югарырак – 75,4%.

Туймазылылар 83 сайлау участогында тавыш бирде. Байтак якташыбыз үзләренең сайлау участокларына балалары һәм туганнары белән күмәкләп килде.

Муниципалитет-район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов сайлау участогына иртәнге якта килде.

– Бүген тантаналы һәм җаваплы көн, чөнки без мөһим карар кабул итәбез, җәмгыять әгъзасы буларак җитди карашыбызны белдерәбез, – диде Айдар Рифгать улы. – Туймазылылар һәрчак эшли дә, карарлар да кабул итә һәм ул карарларын дәлилли дә белде. Бу мөһим көнне туймазылылар, көндәлек мәшәкатеннән арынып, сайлау участокларына килер дип ышанам.

Шул ук көнне район һәм шәһәр оешмаларында концерт программалары, спорт ярышлары, осталык дәресләре оештырылды, гамәли-иҗат күргәзмәләре эшләде. «Түбәнкүл» сәүдә йортында «Куш-Бүләк», «Овощевод» крестьян хуҗалыклары, «Серафимовка» җәмгыятьләренең яшелчә, ит, сөт ризыклары, «Туймазинская пышка» җитештерү-сәүдә фирмасы, «Туймазы-Конди» җәмгыятенең камыр ризыклары һәм тәм-том күргәзмә-сәүдәсе тәкъдим ителде. Шәһәрдә яшәүчеләр колбаса ризыкларын, кыяр, кымыз, төбәктәге җитештерүчеләрнең башка ризыкларын татып карады. Салым инспекциясе, Пенсия фонды идарәсе, медицина оешмалары белгечләре, психологлар төрле мәсьәләләр буенча консультацияләр үткәрде.

Шәһәребездә берьюлы берничә урында өч объектның берсе – «Родина» мәдәният йорты, «Олимпиец» спорт комплексы алды биләмәләрен һәм педагогия колледжы янындагы ветераннар сукмагын төзекләндерү өчен тавыш бирү оештырылды. Анда 35 мең туймазылы катнашты. Иң күп тавышны ветераннар сукмагы җыйды.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: