Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 март 2018, 12:03

«Ток таркаулыкны сөйми»

«Торак-үткәргечләр хуҗалыгы» идарәче компаниясе» җәмгыяте электр монтёры шулай ди

«Торак-үткәргечләр хуҗалыгы» идарәче компаниясе» җәмгыяте электр монтёры шулай ди


Күпфатирлы торак йортларда яшәүчеләр уртак милек турында кайгырту бурычын үтәгән оешмалардан башка тормышын күз алдына китерәлми: йорт яны биләмәсендә һәм уртак тәгаенләнеш мәйданчыкларында чисталык сакларга, вакытында ремонт ясарга, тормыш-көнкүреш өчен хәвефсез шартлар тәэмин итәргә кирәк...

Күпкатлы 388 йортны хезмәтләндергән «Торак-үткәргечләр хуҗалыгы» идарәче компаниясе» җәмгыятендә бер бригада тәүлек әйләнәсенә кизү тора. Аның карамагында – диспетчер, слесарьлар, сваркачы, электр монтёрлары һәм шофёрлар. Аларның һәрберсе – үз эшенең остасы. Бригада әгъзалары йортларда яшәүчеләр шалтыраткач та суүткәргеч һәм җылылык челтәрләрен ямарга, электр үткәргечләрен көйләргә ашыга. Авария хәвефе тудырган сәбәпләрдән тәүлек әйләнәсенә арынырга әзер торган эшчәннәрнең берсе – электр монтёры Айрат Фәтхетдинов. Йортта ут сүнгән чакларда аны чакырталар.

– Авария килеп чыгуга еш кына кешеләр үзләре гаепле була, чөнки гади кагыйдәләрне үтәми, – ди Айрат Фәтхетдинов. – Һәр йортта диярлек кер юу машинасы, микродулкын миче, электр суҗылыткычы, савыт-саба юу машинасы, кондиционер бар. Шуның барысы – куәтле электр энергиясе чыгымы чыганагы. Фатирларда аларның барысын берьюлы кабызырга ярамый. Өстәвенә, бер үзәк аша бер ояга. Бу хәтта елдан-ел арткан электр йөкләнеше шартларын исәпкә алып төзелгән яңа йортларда да үткәргечләргә йөкләнешне арттыра. Иске йортларда исә моны гомумән күз алдына китереп булмый.

Чакыртылган очракта электр монтёрлары (предприятиедә алар дүртәү) ялгыз бармый – хәвефсезлек техникасы буенча тыела. Шофёрлар һәрвакыт алар белән бергә. Төп эше белән беррәттән шофёрлар электр хуҗалыгын да яхшы белә һәм монтёрларның алмаштыргысыз ярдәмчеләре.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: