Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 март 2018, 12:13

Өстенлек – яңалыклар һәм техника җиһазланышына

Туймазы юл төзү-ремонтлау идарәсе карамагында 432,3 километр юл, 45 күпер һәм 572 метр су үткәрү торбасы

Туймазы юл төзү-ремонтлау идарәсе карамагында 432,3 километр юл, 45 күпер һәм 572 метр су үткәрү торбасы


Идарәнең төп бурычы, элеккечә, автомобиль юллары челтәрен үстерү, аларны төзекләндерү һәм тиешле дәрәҗәдә асрау. Моннан тыш, биредә сәнәгать һәм халык объектларын кору эшләре башкарыла, автотранспорт хезмәте, авыл юлларын ремонтлау-тигезләү һәм кардан тазарту хезмәте күрсәтелә.

Туймазы юл төзү-ремонтлау идарәсенең сәнәгать-техника базасы – елына 45 тонна катнашма җитештерүче асфальт-бетон корылма, асфальт-бетон катнашмасының бер өлеше – минерал онтак җитештерүче шарлы тегермән ул. Әйткәндәй, тегермән – баш предприятие – “Башкиравтодор” җәмгыяте филиалларын, шулай ук Башкортстан һәм Татарстанның байтак юл оешмаларын бу онтак белән тәэмин итүче бердәнбер корылма.

Былтыр Туймазы юл төзү-ремонтлау идарәсендә кимендә 23 мең тонна асфальт-бетон, кимендә 8 мең тонна минерал онтак әзерләнгән. Идарә район биләмәсендә үз сәнәгате өчен ком-гравий катнашмасы чыгара. 2017 елда тоташ алганда 46 мең тонна катнашма чыгарылган.

Былтыр асфальт-бетон заводында техника җиһазланышын үзгәртү кысаларында 80 тонналы электрон автоүлчәү барлыкка килгән, ДС-158 асфальт-бетон корылмасын тукландыру агрегаты үзгәртеп корылган, целлюлоза өстәмәләр җиһазы урнаштырылган. Предприятиенең үзенең сынау лабораториясе бар, ул “Башкиравтодор” җәмгыяте филиаллары арасында иң алдынгысы. Лаборатория чимал һәм әзер продукция сыйфатын күздә тоту өчен тиешле җиһаз белән тәэмин ителгән.

Күптән түгел лизинг килешүе буенча өч катнаш юл-төзелеш машинасы сатып алынган; заманча технологияләр кертү эше алып барыла. Мәсәлән, былтыр БР Юл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән берлектә Октябрьский-Ярмәкәй автомобиль юлының бер өлешендә түшәмә ремонтлаганда вакташ-мастика асфальт-бетоны кулланылган.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).



Читайте нас: