Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 март 2018, 11:35

Газ хуҗалыгы эшчәннәре МФЦ кебек эшли

Бу документ әйләнешен киметә һәм кулланучыларның вакытын әрәм итми

Бу документ әйләнешен киметә һәм кулланучыларның вакытын әрәм итми


«Газпром газораспределение Уфа» пред-приятиесенең барлык филиалларында Уртак хезмәтләндерү үзәге офислары ачыла. Анда газ үткәрүнең барлык баскычларында хосусый һәм хокукый затларга тулысынча хезмәт күрсәтелә. Узган атнада Туймазыдагы офис эшчәнлеге белән «Газпром газораспределение Уфа» җәмәгать-акционерлар җәмгыяте идарәче оешмасы «Газпром межрегионгаз Уфа» җәмгыяте баш директоры Альберт Әхмәтшин һәм район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов танышты.

Эш бинасы ачылу бик вакытлы булды. Чөнки муниципалитетыбызда ел саен файдалануга кимендә 80 мең кв. м торак тапшырыла. Ягъни, берничә – күпкатлы һәм кимендә 400 шәхси йорт. Ләкин торак газ кертелгәч кенә күченүгә әзер исәпләнә. Өстәвенә, ягып җылыту өчен газдан файдаланган сәнәгать объектлары да байтак хәзер. Газ исә җитди хәвеф чыганагы булу сәбәпле, газ үткәрү – мәшәкатьле һәм катлы-катлы эш.

Уртак хезмәтләндерү үзәге ачылу – ике оешма: «Газпром межрегионгаз Уфа» һәм «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыятьләренең уртак үсеш стратегиясе нәтиҗәсе ул. Хәзер кешеләр үз торагына бик кыска вакыт эчендә газ кертә ала. Мәсәлән, газүткәргечкә тоташу документларын рәсмиләштерү өчен күп дигәндә ярты сәгать вакыт таләп ителә. Объект тулысынча төзелеп беткән очракта шәхси йортка газ кертүгә бәйле эш гариза тапшырылу көненнән алып 28 көндә төгәлләнә.

– Уртак хезмәтләндерү үзәге МФЦ кебек эшли башлады дияргә була, чөнки кулланучы анда – газ кертү турында консультация алудан башлап, проект әзерләү һәм газүткәргечне сузу, газ җиһазы сайлау, газ белән тәэмин итүгә һәм хезмәтләндерүгә кагылышлы килешүләр төзүгә кадәр – үзенең бар ихтыяҗын канәгатьләндерә, – диде «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыятенең Туймазы филиалы директоры Евгений Сельянов. – Өстәвенә, эшебезне гариза бирүче безнең белгечләргә документларга имза куйдыру һәм исәп-хисап башкару өчен кат-кат мөрәҗәгать итмәслек итеп оештырырга тырыштык.

Ләлә МУСИНА.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: