Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 март 2018, 11:35

Уҗым торышы канәгатьләнерлек

«Россельхозцентр» орлык хуҗалыгын һәм уҗым игенен барлый

«Россельхозцентр» орлык хуҗалыгын һәм уҗым игенен барлый


Мул уңыш үстереп алу өчен кайчак яхшы орлык, заманча техника һәм хезмәт чыганаклары гына җитми. Табигать күренешләренә бәйле хәвефләрдән беркем дә читтә калалмый. Чәчүлекләрне һәм орлык чималын вакытында барлау ул хәвефне киметә.

– Быелгы кебек аз карлы салкын кыш – авыл хуҗалыгы эшчәннәрен борчыган сәбәп, – ди район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе баш агрономы Марат Хаҗиев. – Уҗымнар торышын дөрес күз уңында тоту-тикшерү үсемлекләрнең иминлеген бәяләргә һәм фаразларга, аннары агротехника чараларын үзгәртергә-аныкларга ярдәм итә. Моның белән «монолитлы» ысул буенча «Россельхозцентр» бүлекчәсе белгечләре шөгыльләнә. Ул, мәшәкатьле булса да, иң нәтиҗәлесе-төгәлрәге.

– Кышын чәчүлекләрдән билгеле бер үлчәмле тоташ кисәкләр уела, аларның һәрберсенә кимендә 100 шытым эләгергә тиеш, – ди «Россельхозцентр» бүлекчәсе начальнигы Рәмилә Гәрәева (рәсемдә уртада). – Аннары аларны җылы бинага кертәләр һәм шытымнар үсешен күзәтәләр. 15 көннән яшәргән үсентеләр санын ачыклыйлар һәм уҗым торышы турында нәтиҗә ясыйлар. Авыл хуҗалыгы чәчүлекләренең иминлек сәләтен тикшерү диагностика дип атала. Бу мониторинг чәчүлекләр турында язгы хәстәрлек чараларын планлаштырырга, аларга вакытында табигый ашламалар кертергә, фунгицидлар һәм гербицидлар белән эшкәртергә ярдәм итә.

Соңгы тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачыкланганча, февраль башларына район хуҗалыкларында уҗым торышы чәчүлекләрнең 46 процентында – яхшы, 47 процентында – канәгатьләнерлек, 7 процентында – начар.

Чәчү алдыннан «Россельхозцентр» белгечләре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең орлык чималының шытучанлыгын, дымлылык, чүплелеген тикшерә, төрле авыруларга дучарлык-зарарлану күрсәткечен ачыклый. Бу көнгә кимендә

7 мең тонна язгы бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар ашлыгы тикшерелгән. Нәтиҗәсе – алар билгеләнгән таләпләргә ярашлы. Орлык чималының сыйфаты җәһәтеннән алдынгы хуҗалыклар исәбендә «Бишенде» җәмгыяте, «Өсән» хуҗалыгы, «Нерал-Матрикс» предприятиесе, «Башкирское зерно+» җәмгыяте, «Үзәк» МТСының «Колос» филиалы, «Уңыш» крестьян хуҗалыгы.

Быел районыбызда сабан ашлыгы 43,6 мең гектар – былтыргыга караганда 4 процентка кимрәк чәчеләчәк. «Отышлы» иген ашлыгы – җитен, рапс, бәрән ногытына өстенлек биреләчәк.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: