Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 март 2018, 12:54

Элек булган тимурчылар, хәзер – ирекле ярдәмчеләр

Кандрада чәмләнеп яшьләр советы эшли башлады

Кандрада чәмләнеп яшьләр советы эшли башлады


Кандрада яшьләр советы 2009 елда ук оештырылган. Шушы дәвердә аның исәбендә торучыларның күбесе олыгайган яисә авылдан башка төбәккә киткән. Быел гыйнварда советның яңа әгъзалары сайланган. Аңа педагоглар, спортчылар, авыл советы хакимияте белгечләре, ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте вәкилләре кергән. Аларның һәркайсы аерым юнәлешне күздә тота: спорт, күмәк-мәдәни, мәктәп һәм “яшь гвардиячеләр” тармаклары бу. Алар исәбендә 150ләп ирекле ярдәмче.

– Безнең ирекле ярдәмчеләр күптән түгел йорты янган гаиләгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты үткәрде. Гаилә башлыгы авыр хәлдә хастаханәдә ята, кызы (сабый баласы белән) дусларында көн күрә. Чара вакытында тупланган кием-салым, азык-төлек һәм акчаны аларга тапшырачакбыз, – диде яшьләр советы рәисе, “Игелек” җәмәгать хәрәкәте җитәкчесе Людмила Сергеева.

Оешманың яңа әгъзалары иҗтимагый-әһәмиятле эшчәнлеккә тиз керешкән. Җитәкчеләре белән бергә алар мохтаҗ һәм ишле гаиләләр өчен азык-төлек кәрзиннәре җыйган, авыл зиратын чүп-чардан тазарткан, сугыш һәм хезмәт ветераннарының хәлен белгән, аларга хуҗалык эшләрендә ярдәмләшкән. Авылның өлкән кешеләре “ирекле ярдәмче” сүзенең мәгънәсен бик аңлап бетермәсә дә, ярдәмне шатланып кабул итә.

Моннан тыш, яшьләр спорт белән чәмле шөгыльләнә. Кандрада берничә спорт секциясе һәм түгәрәге эшли. Футбол һәм бокс белән шөгыльләнүчеләр аеруча күп. Айдар Асмандияровка футбол күнекмәләренә 20ләп кеше йөри. Өлкән төркем уенчылары ел саен футбол буенча республика чемпионатында катнаша, берничә тапкыр финалга чыкканнар. Кыш көне спортчылар авылның “Юбилейный” мәдәният һәм спорт йортында шөгыльләнә, быел исә ташландык футбол кырын тәртипкә китерүне – биләмәне чүп-чардан тазартуны, яңа капкалар коруны күздә тота.

– Бездә яшьләр чәмле, аларны кызыксындырырга кирәк, – ди балигъ булмаганнар эше буенча белгеч Эльза Ризванова. – Шушы максатта яшьләр советы әгъзалары сыйныф сәгатьләрендә даими чыгыш ясый, укучылар белән сыйныфтан тыш чаралар үткәрә. Нәтиҗәдә үсмерләр бер-бер артлы җәмәгать тормышына кушыла. Мәсәлән, Ә.М. Мирзаһитов ис. 2нче мәктәптә “Мәктәп репортёры” мәгълүмат телепроекты эшли. Өлкән сыйныф укучылары сыйныфташларының казанышлары, күренекле кешеләр белән очрашулар турында бәян итә.

Яшьләр советында һәр көнне ике-өч кеше теркәлә һәм ирекле ярдәмченең шәхси таныклыгына ия була. Яшьләр сәясәте тармагы белгечләренең иманы камил – яхшы күренеш бу. Замана яшьләре үсеп килгән яшь буынга да, авыл халкына да файда китерүче фикер-тәкъдимнәрне хупларга, үстерергә әзер.

Алинә МУЛЛАКАЕВА.


Читайте нас: