Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 март 2018, 12:00

Тырыш вә тату

Бүген районда күп балалы 1620 гаилә исәпләнә

Бүген районда күп балалы 1620 гаилә исәпләнә


1448 гаиләдә – өчәр, 119ында – дүртәр, 41 гаиләдә – бишәр, 10 гаиләдә алтышар бала тәрбияләнә. Күбесе турында дуслары һәм күршеләре эшчән һәм тату гаилә дигән фикердә. Иң күп бала исә Карамалы-Гобәйдән Алия Солтангали кызы белән Мөсәвир Мөрсәлим улы Мөсәлламовлар һәм Нечкә-Бүләктән Нурия Рафаил кызы белән Тимур Александрович Шушуновларда. Бу гаиләләрнең икесендә дә җидешәр бала тәрбияләнә.

Туймазыдан 107 гүзәл зат “Ана даны” медале белән бүләкләнгән. Аңа кимендә биш бала тапкан, аларны намуслы тәрбияләгән, сәламәтлеген саклау һәм белем бирү турында кайгырткан аналар лаек була.

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 2018 елда кимендә өченче баласы туган (уллыкка алган) мохтаҗ биш ишле гаилә ай саен 8993 сум күләмендә ярдәм акчасы ала. Бу акча балага өч яшь тулганчы түләнә.

Ел башыннан беренче баласы туган мохтаҗ ике гаилә ай саен 8892 сум күләмендә ярдәм акчасы алу хокукына ия булган.
Читайте нас: