Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 март 2018, 14:02

Үзебезгә бәйле

Туймазылыларга төзекләндереләсе биләмәләрне сайларга тәкъдим ителде

Туймазылыларга төзекләндереләсе биләмәләрне сайларга тәкъдим ителде

Агымдагы елның февралендә шәһәр Хакимиятендә күмәк фикер алышуларга йомгак ясалды, нәтиҗәдә туймазылылар төзекләндерүгә мохтаҗ җәмәгать биләмәләрен сайлады. Финалга өч биләмә чыкты.

1. Ветераннар сукмагы (1нче фото). «Родина» мәдәният йорты, «Китаплар дөньясы», техника-барлау бюросы (БТИ), балалар бакчасы янындагы автомобиль мәйданчыкларын һәм машина юлын киңәйтү; гамәлдәге җәяүлеләр сукмагын төзекләндерү; ике ял биләмәсе кору; БТИ төбәгендә, «Родина» мәдәният йортыннан башлап, педагогия колледжына кадәр дугалы капка кору күздә тотыла.

2. «Олимпиец» спорт комплексы (3нче фото). Ихата түрендә футбол, волейбол, баскетбол, теннис һ.б. уен мәйданчыклары кору

3. «Родина» мәдәният йорты (2нче фото). Автомобиль мәйданчыклары, җәяүлеләр төбәге кору, эскәмияләр, яктырткычлар, вак архитектура корылмалары, чүп савытлары урнаштыру һәм автомобиль мәйданчыкларын киңәйтү.

18 мартта РФ Президентын сайлау көнендә туймазылыларга карар кабул итәргә – быел төзекләндерелә башлаячак биләмәне билгеләргә тәкъдим ителә. Шул ук вакытта аларга үзегезнең төзәтмә һәм өстәмәләрегезне кертү тыелмый.

Сайланган биләмәләрнең фаразланган сызым-рәсемнәре тәкъдим ителә. Өстәвенә, алар белән Туймазы шәһәр хакимияте сәхифәсендәге «Уңайлы шәһәр мохите» бүлегендә танышырга мөмкин.

Өстенлек-дәрәҗәне ачыклау – 3475 туймазылыны җәлеп иткән соңгы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча әлеге көнгә күпчелек тавышны җыйган биләмәләр – Ветераннар сукмагы һәм «Олимпиец» спорт комплексы.

Шул ук вакытта Туймазы Бөтенрусия бәйгесендә катнашачак, анда җиңгән шәһәрләр уңайлы шәһәр мохите кору проектларын гамәлгә ашыру өчен 50-100 млн сум акча белән бүләкләнәчәк.

Әлеге көндә тәкъдимнәр туплана – биләмәләрен кору һәм төзекләндерүгә аеруча мохтаҗ төбәкләр ачыклана. Һәм аларда беренче чиратта нинди проектларны тормышка ашыру таләп ителү.

Тәкъдимнәре-гезне белдерү өчен шәһәр хакимиятенә (Туймазы шәһәре, Островский урамы, 52), рәсми сәхифәсенә яки аның «ВКонтакте», «Одноклассники» җәмәгать челтәрләрендәге төркемнәренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Читайте нас: