Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 март 2018, 12:44

Безнең чана үзе чаба

Туймазылылар, салкыннан курыкмыйча, «Үзенчәлекле чана» бәйрәменә җыелды

Туймазылылар, салкыннан курыкмыйча, «Үзенчәлекле чана» бәйрәменә җыелды

Районның әтиләр советы рәисе Радик Габдрәхимов белән аның тормыш иптәшен мәдәният һәм ял паркында тынлык каршы алды. Әмма Габдрәхимовларның күңелен тиз генә төшерермен димә, алар шик-шөбһәләрне бер читкә куеп, “Тату гаилә – ныклы ил”, “Туймазы шәһәре әтиләре – сәламәт тормыш рәвеше тарафдары!” өндәмәләрен эләргә кереште. Биш минут та үтмәде, амфитеатрда “юл яручылар” – Хәбибовларның тату “Безнең чана үзе чаба” командасы пәйда булды.

Әлмөхәмәтовлар, Хәбировлар, Гаскәровлар, Пашиннар, Вапаевлар, Хәбибрахмановлар, Гыймазетдиновлар, Зариповлар, Сираевлар, Шәйхетдиновлар, Сафиуллиннар да калышмады.

Бәйрәмгә Кыш бабай да килгән иде хәтта! Бәйгедә үзенчәлекле киемнәр кигән аерым гаиләләр генә түгел, предприятие һәм оешма коллективлары да катнашты. Өндәмәләр белән «коралланган» җанатарлар бәйгечеләрне чәмләндерде. 5, 8нче мәктәпләр, 6, 10, 16, 40нчы балалар бакчалары, Туймазы шәһәренең 6нчы иртә үсеш балалар бакчасы аеруча тырышты.

Туймазылыларның хыял мөмкинлекләре чиксез булуга таң калдык. Бәйрәм парадтан башланды. Аннары бәйгечеләр үзенчәлекле шигырьләр, өндәмәләр белән һәр транспорт чарасын тәкъдим итте. Мәсәлән, “Текә чана” командасы әниләре язган шигырьне сөйләде: «Бу чанада җилдерү – һәр малайның хыялы. Чабып кына калмый ул, һаваларда очадыр. Безнең чана үзе чаба, Шәйхетдиновлар уңышка таба бара!»

Бәйгенең икенче өлешендә ата-аналар чаналарының хәрәкәт итү-шуу сыйфатын шулкадәр оста күрсәтте ки, бер пассажир уңайлы “оядан” тәгәрәп төшеп калды хәтта. Шаяртып, аны барып алдылар һәм ары җилдерделәр.

Венера ӘШИРОВА.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: