Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 февраль 2018, 11:50

Майлы, беленле атнаның тәме ямьле кышларда

Үткән шимбәдә районыбызның тугыз торак үзәгендә күңел ачу чаралары үтте

Үткән шимбәдә районыбызның тугыз торак үзәгендә күңел ачу чаралары үтте


– Тар, бар, нәрсә бар? Бездә күп төрле товар! – шәһәр мәйданында төрле тарафлардан кырыктартмачылар тавышы яңгырады – Балалар (үсмерләр) иҗат йорты берләшмәләрендә шөгыльләнүчеләр үз куллары белән җитештерелгән гамәли-сәнгать эшләнмәләрен тәкъдим итте. Халык, бәхеткә юрап, дага, картина, уенчык, бәйләнгән курчак, оекбаш, бияләйләр сатып алырга ашыкты.

Чуар киемле шамакайлар халыкны күңел ачарга, биюгә төшәргә өндәде. Иң кыю һәм җитезләр өчен алар капчык киеп йөгерү оештырды, аннары биюле флешмобка кушылырга тәкъдим итте.

Ул арада сәхнәдә искиткеч күңелле тамаша башланды. «Родина» мәдәният йорты белән Балалар (үсмерләр) иҗат йортының үзешчән сәнгать коллективлары артистлары ялкынлы чыгышлары белән һәркемнең күңелен җилкендерде, бар халыкны бәйрәм рухы биләде.

Сугыш һәм хезмәт ветераннарының «Тере тарих» клубы җыелучыларны матур җырлары белән шатландырды, чыгышлары тәмамлангач исә өлкән яшьтәге артистлар балаларны белен белән сыйлады.

– Май чабу атнасында көн саен белен ашадык, – бәйрәмгә тормыш иптәше һәм ике баласы белән килгән туймазылы Анастасия Танкина шулай диде. – Башта үзем пешердем, аннары безне әнием Тамара Алексеевна сыйлады. Шуңа күрә сыйлы атна безнең өчен чын-чыннан бәрәкәтле, туклыклы булды. Ә менә хәзер Бөек пост җитә.

Серафимовкалылар да кышны озату бәйрәменә чыкты. Бәйрәм хуҗалары – бу авылның мәдәният йорты эшчәннәре кунакларны бәйрәмгә өндәде – белен белән сыйлады. Серафимовка халкы үзенең сөекле артистлары – «Сюрприз» үрнәк эстрада биюләре ансамблен, «Мечта» һәм «Русская песня» вокал коллективларын, «Злата» фольк-төркемен, солистлар Адель Яппаровны, Лиза Мостовикова, Алсу Фәттахованы, шулай ук Түбән Троицкий һәм Собханкулдан килгән кунакларны дәррәү алкышлап каршы алды. Авыл советы хакимияте балаларны җигүле ат чанасына утыртып йөртүне оештырды.

Салкын кыш белән хушлашу, рухи пакълануны чагылдырып, Май чабу бәйрәме йоласын үтәделәр – Карачкы яндырдылар.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: