Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 февраль 2018, 11:41

«Юлаев»чылар — «Девон»га: сез чемпион булачаксыз!

«Туймазы-Арена» боз комплексында атаклы хоккейчылар осталык дәресе үткәрде

Туймазының «Девон» хоккей клубында тәрбияләнгән яшьләр белән атаклы спортчылар арасында оештырылган очрашулар күркәм йолага әверелеп килә. Ләкин быелгысы аеруча үзенчәлекле булды, чөнки Пхёнчхандагы (Көньяк Корея) Олимпиаданың хоккей турниры белән бер чорда үтте – анда катнашкан Русия җыелма командасында исә «Салават Юлаев» хоккей командасының элекке уенчысы Кирилл Капризов уйный.

Яшь хоккейчыларны һөнәр осталыгы серләре белән «Салават Юлаев» уенчылары – 26 яшьлек һөҗүмче Антон Бурдасов һәм 32 яшьлек сакчы Григорий Панин таныштырды. Григорий Тольятти хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән, Антон исә спорт үрләрен яулауны үзенең нәни ватаны – Чиләбе шәһәрендә башлап җибәргән. Башкортстан клубына икесе дә ЦСКАдан килгән.

Бер сәгатьлек күнегү вакытында егетләр һөҗүмнәрне кабатлады, мәтәлчекләрне шомартты, шпагатка утырды һәм хәтта хоккей йолдызлары белән көч сынашырга да өлгерде. Осталык дәресеннән яшь туймазылылар гына түгел, аларның атаклы остазлары да канәгать калды.

– Егетләрнең әзерлек дәрәҗәсе яхшы. Безнең бүгенге осталык дәресе исә гади күнегүләр генә түгел, ә киләчәккә киңәш ул. Тырышса һәм спорт белән шөгыльләнүен дәвам итсә, бу егетләр халыкара күләмдә җиңү яулаган буын булып өлгерәчәк, – диде Григорий Панин.

– Мондый очрашуларны мин үзебездә, Чиләбедә дә еш үткәрәм, – диде Антон Бурдасов. – Заманында минем балачакта да шундый осталык дәресләре була – аларны өлкәннәр, тәҗрибәлерәк егетләр үткәрә иде. Үз тәҗрибәм буенча беләм: алар илһамландыра, бурычларны ачыкларга ярдәм итә. Спортчы һөнәренә ия булу өчен даими рәвештә һәм бик нык тырышырга, шушы эшне яратырга кирәк. Яшь буынның хоккей секциясенә ничә яшьтә килүе әһәмиятле түгел: аңа 3 яшь тә, 11 яшь тә булу ихтимал. Иң мөһиме – холык.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: