Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 февраль 2018, 12:16

Милеккә идарә итү комитеты хәбәр итә

Җирдән максатка ярашлы файдаланмаган өчен аренда бәясе икеләтә артырга мөмкин

Җирдән максатка ярашлы файдаланмаган өчен аренда бәясе икеләтә артырга мөмкин
БР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Туймазы район һәм шәһәр милеккә идарә итү комитеты узган елны катлаулы дип бәяләде. Шуңа карамастан, куелган бурычларның барысы да үтәлгән. Дәүләт һәм муниципалитет милкен сату һәм аннан файдаланудан кергән салымнан тыш табышлар планы арттырып үтәлгән хәтта. Нәтиҗәдә төбәк бюджетына кергән салымнан тыш табышларның гомуми күләме 149,5 миллион сум тәшкил иткән.


Басып алырга түгел, сатып алырга

– 2017 елда ихтыяҗ булмаган муниципалитет милкен сатудан район казнасына 28,5 миллион сум (былтыргыга чагыштырганда 103,5%) акча кергән, – ди комитет рәисе вазифаларын үтәүче Филүс Галәүтдинов. – Әмма кайбер күрсәткечләр буенча бюджетка кергән табыш кимегән. Мәсәлән, сәүдәләшүдә җир биләмәләрен азрак сатып ала башладылар. 2016 елда халык 73 җир биләмәсе сатып алса, 2017 елда – нибары 50.

– Филүс Саматович, былтыр үткәрелгән җир биләмәләре һәм җентекле төзелеш объектларын барлау нәтиҗәләре нинди?

– Барлауның төп максаты – максатка ярашлы кулланылмаган яисә бөтенләй кулланылмаган җир биләмәләрен һәм җентекле төзелеш объектларын ачыклау. Тоташ алганда 127210 биләмә һәм объект тикшерелгән (хокукны теркәү һәм кадастр исәбе алу оешмаларында теркәлгән объектларның кимендә 80 проценты). Аларның һәркайсына тикшерү карточкасы төзелгән, анда объект турында мәгълүматлар, шул исәптән ачыкланган техника кимчелекләре һәм хокуктан тайпылу очраклары теркәлгән.

– Нинди кимчелекләр турында сүз бара?

– Адреслар туры килмәү, аның янындагы биләмәләрне рөхсәтсез биләү, объектның техника документларының анык бәяләмәгә (төзелеш мәйданы, катлар исәбе һ.б.) тәңгәл килмәве бу. Әле шушы мәгълүматлар җыелма унификацияләнгән таблицаларга кертелә, аннары алар БР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына тапшырылачак. Бу эш нәтиҗәләре буенча чаралар планы билгеләнәчәк, аның максаты – җирдән файдаланучылардан җир һәм объектларны хокук төрен билгеләүче документларга ярашлы рәвештә куллануны таләп итү.

Аеруча хокуктан тайпылуның тирә-яктагы биләмәләрдән рөхсәтсез файдалану очрагын билгелисе килә. Җир биләмәсен рөхсәтсез биләү – идарә җаваплылыгыннан тайпылу ул, аның өчен саллы штраф каралган.

Элек кешеләр өстәмә җир биләмәләрен халык җыеннары (сәүдәләшү, аукцион һ.б.) үткәрмичә сатып алалмый иде. Әмма 2015 елның мартында РФ Җир кодексына үзгәрешләр кертелгәч, бу хәл үзгәрде. Узган ел ахырында җирдән файдаланучыларның бер өлеше үзләренең өстәмә җир биләмәләре сатып алу теләге барлыгын белдерде һәм моңа рөхсәт алды. Шуңа күрә кемдер бу җирләрдән рәсмиләштермичә файдалана икән, хокук төрен билгеләүче документларын тәртипкә китерергә вакыт.

– Комитет кадастр инженерлары белән бүген ничек эшли?

– Исегезгә төшерәм, безгә турыдан-туры буйсынмаган бу белгечләрнең вазифасына җир биләмәләрен ызанлау, аларның чикләрен билгеләү, биләмә планын эшләү һ.б. керә. Без аларның эшчәнлек нәтиҗәсе белән көн дә диярлек очрашабыз, кайбер очракларда сораулар һәм киңәшләр барлыкка килә. Алар белән чираттагы киңәшмә бер атна элек узды. “Комитет – кадастр инженеры” чылбырының тулы куәтле эшчәнлеге ике як өчен дә мөһим булуы өстенә, гади халык өчен дә әһәмиятле: инженерның сыйфатсыз эшчәнлеге нәтиҗәсендә гариза бирүчегә җир биләмәсе бүлүдән баш тартабыз икән, бу кеше вакытын да, акчасын да югалтачак. Моңа юл куймас өчен даими очрашулар вакытында инженерларны хокуктан файдалану тәҗрибәсе, бәхәсле очракларны хәл итү нәтиҗәләре белән таныштырабыз. Үз чиратында инженерлар үз мәшәкать-борчуларын ур-таклаша, эш сыйфатын яхшырту максатында тәкъдимнәр кертә.


Җир законнарыннан тайпылу отышлы түгел

– Әлеге көнгә безнең аша дүрт меңләп җир биләмәсе һәм муниципалитет милке объектын арендалау килешүе төзелгән. Ул килешүләрнең мөһим шартларының берсе – җир биләмәсенең яки милекнең тиешенчә файдаланылуы, аннан файдалану хокукларын тапшыру өчен милек хуҗасы белән килешүгә ирешелү, аренда акчасы вакытында түләнү.

Килешү йөкләмәләре тиешенчә үтәлмәү зыянлы. Мәсәлән, соңгы шарт буенча килешүне өзеп һәм милекне тартып алып, бурычны суд аша түләтүгә кадәр.

Мәсәлән, 2017 елда без судка 148 дәгъва гаризасы тапшырдык, аларга бәйле бурычның гомуми күләме 20,9 млн сум тәшкил итте. Нәтиҗәдә суд аша 13,3 млн сум бурыч түләтелде. Кайбер очракларда судлар аренда килешүен өзү һәм муниципалитет милкен (җир биләмәсен) кире кайтару турында карар чыгарды. 2016-2017 елларда 24 җир биләмәсен арендалау килешүе таркатылды, шуның 15е – тоташ мәйданы 21290 кв. метрлы шәхси төзелеш өчен тәгаенләнгән җир биләмәсен арендалау килешүе, 9ы – 7265,8 гектар авыл хуҗалыгы җирләрен арендалау килешүе.

Бурычларны юллау 2018 елда да комитетның иң мөһим бурычларының берсе булып калачак.

Җир биләмәләре һәм муниципалитет милке дөрес файдаланылуга ирешү максатында былтыр 224 (2016 елда – 205) объект тикшерелде, 25 очракта безнең тарафтан милек файдаланылуга бәйле кимчелекләр ачыкланды, арендачыларга дәгъва-күрсәтмәләр белдерелде.

2018 елда күчмә тикшерүләр дәвам итәчәк. Шуңа күрә арендачылардан килешү шартларын мәҗбүри үтәүне үтенәбез. Законнардагы соңгы үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, җир биләмәсе билгеләнгән максатта файдаланылмаса, Милеккә идарә итү комитеты үзенең генә карары буенча аренда хакын исәпләүгә үзгәрешләр кертергә хаклы. Әйтергә кирәк, аның күләме икеләтә артачак.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.


Читайте нас: