Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 февраль 2018, 11:38

Хәбәрдарлык һәм мәгълүмлек

Участок сайлау комиссияләре илебездәге төп сайлауга әзерләнә

Участок сайлау комиссияләре илебездәге төп сайлауга әзерләнә


18 мартта Русия Президентын сайлаячакбыз. Дәүләт Башлыгы гомуми тавыш бирү юлы белән алты елга сайлана һәм шуңа күрә чарада тавыш бирү хокукына ия булган барлык халыкның катнашуы мөһим.

Дүшәмбе көнне район Хакимиятендә район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов катнашлыгында шушы сайлауга әзерлек буенча семинар-киңәшмә үтте.

Районның сайлау комиссияләре һәм оешмалары вәкилләре белән БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев очрашты, ул быелгы сайлау кампаниясе үзенчәлекләре турында сөйләде.

Хәйдәр Арслан улы төбәк һәм участок сайлау комиссияләре алдында торган, төбәк үзидарәсе оешмалары белән берлектә хәл ителәсе бурычларны билгеләде. Сүз тавыш бирү өчен бина әзерләү, участок комиссияләрен компьютер һәм технология җиһазлары, телефон элемтәсе, автотранспорт белән тәэмин итү; тавыш бирүчеләргә мәгълүмат җиткерүне оештыру, сайлау участокларында гына түгел, аннан читтә дә тавыш бирә алсын өчен сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә шартлар булдыру турында барды.

– Участок сайлау комиссияләре һәм Русия Президентын сайлауны оештыручыларның төп бурычы – хәбәрдарлык, мәгълүмлек, җәмгыятьнең соңгы нәтиҗәгә һичшиксез ышануын тәэмин итү. Һәм тагын – һәр сайлаучыга тавыш бирү урыны һәм вакыты турындагы мәгълүматны вакытында җиткерү, – диде Хәйдәр Вәлиев.

Туймазы районы биләмәсендә тавыш бирү 83 сайлау участогында үтәчәк, алар бүген эшкә керешкән инде. Шәһәрнең барлык 26 сайлау участогы, шулай ук Кандраның ике, Серафимовканың бер сайлау участогы видеокамералар белән җиһазланачак. Дүрт участокта тавыш бирү сайлаучылар тавышын исәпләү өчен тәгаенләнгән электрон җиһаз (КОИБ) ярдәмендә үтәчәк.

БР Үзәк сайлау комиссиясенең “Русия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирүчеләргә мәгълүмат җиткерүнең өстәмә чаралары турында”гы Карарына ярашлы рәвештә, участок сайлау комиссияләре, йортларга (фатирларга) кереп, закондагы яңалыкларны аңлатачак, сайлаучының кайда тавыш бирәчәген ачыклаячак.

Шул ук көнне юридик колледжда участок комиссияләре сәркатипләре сайлаучыларның вакытлыча килү урынында тавыш бирүен оештыру мәсьәләләре буенча уку-күнегү үтте.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: