Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 февраль 2018, 18:01

Яугир

8 яшьлек Оля Гончарова авыруына каршы батырларча көрәшә


8 яшьлек Оля Гончарова авыруына каршы батырларча көрәшә
Венера ӘШИРОВА


Былтыр 1нче сыйныфта укып йөргән Оля кинәт кенә ябыга башлый. Аны үлчәүгә бастырып карыйлар да, шаккаталар: “19 килограмм!” Мәктәптән соң шундук йокларга ята ул. “Кызым, дәресләреңне әзерләмисеңмени?” – дип сорый әнисе. “Булдыра алмыйм. Башым әйләнә...” – ди кыз. Ул ризыктан баш тарта башлый. Әнисе чаң кага...


“Миңа шулай ошый!”

Табибларга йөри башлыйлар, бетмәс-төкәнмәс анализлар тапшыралар. Туймазы табиблары бөерендә яман шеш таба. Республика балалар клиника хастаханәсендә консультациядән соң УЗИ үтәләр. Шешнең шактый зур булуы, ике үпкәсенә дә күпсанлы өзлегү-метастазалар таралуы ачыклана (Оляда яман шеш – 4нче дәрәҗәдәге нефробластома булуын әнисе инвалидлыкка документлар әзерләгәндә генә белә).

Мәкерле авыру бик акрын үскән, күрәсең. Ни өчен анализлар гел яхшы булган соң? Бер бөере тора-бара тулысынча сафтан чыккан. Анализ бирер вакыт җиткәч, сәламәт бөере бар бурычны үз өстенә алган, димәк.

Наталья Юрьевна эшеннән китә. Тугыз ай дәвамында Туймазы белән Уфа арасын таптый алар. Кызының хәле бераз җиңеләйсә, “Газель”дә йөриләр – арзангарак төшә. Оля һәрвакыт битлек кия. Машинада башлыгын сала һәм кырын карашларга игътибар итми. Хастаханәдә видео төшерә хәтта. “Син нигә пеләш йөрисең? Парик булса да кияр идең!” – диючеләргә чатнатып җавап бирә: “Миңа шулай ошый!” Башкача фикер йөртүчеләр дә бар: “Афәрин, син көчле!”
Читайте нас: