Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 февраль 2018, 13:42

Туймазыга Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов килеп китте 2 февральдә ул гамәлдәге һәм төзелүче берничә объект белән танышты

2 февральдә ул гамәлдәге һәм төзелүче берничә объект белән танышты

2 февральдә ул гамәлдәге һәм төзелүче берничә объект белән танышты

Төбәк Башлыгы инфраструктура, сәнәгать, җәмәгать һәм спорт объектларында булды, инвестиция проектларын тормышка ашыру мөмкинлекләрен тикшерде.

Кандрада Рөстәм Хәмитов районның торак үзәкләрендә җылылык тәэминаты системасын камилләштерү проекты кысаларында төзелгән яңа казанлыкны карады. “Туймазы җылылык челтәрләре” җәмгыяте директоры Альберт Вәлиәхмәтов сүзләренә караганда, 1980 елларда сафка кертелгән иске объект зыянга эшләгән, шактый таушалган һәм рухи яктан да искергән.

2017 елда сафка кертелгән яңа казанлыкның куәте – 33 МВт. Газ аз кулланылу һәм хезмәтләндерү чыгымнарын киметү исәбенә ул нәтиҗәле эшли, 12 мең авыл халкын җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итә. Аның гомуми бәясе 116 миллион сум тәшкил итте. Дүрт ай эшләү дәверендә казанлык кимендә

5 миллион сум акчаны янга калдыру мөмкинлеге биргән.

Рөстәм Хәмитов БР торак-үткәргечләр хуҗалыгы министры Сергей Афонин һәм муниципалитет җитәкчеләре белән районда җылылык тәэминаты системасын камилләштерү барышын тикшерде. Инженер объектларының күп өлеше 1950-60нчы елларда ук төзелгән һәм алар да искергән. Кандрадан тыш, яңа казанлык Серафимовка авылында да төзелгән һәм сафка кертелгән, Туймазыда ике казанлык төзелә, инженер челтәрләренең бер өлешен алыштыру күздә тотыла.

Төбәк Башлыгы җәмәгать объектларын һәм торак төбәкләрен җылылык белән тәэмин итә алырлык зур булмаган блоклы казанлыкларның нәтиҗәлелегенә дә игътибар итте.

Кандрада республика Башлыгы заманча физкультура-савыктыру комплексы төзелеше белән танышты, аны быел сафка кертү күздә тотыла. Кимендә 4 мең кв. метр мәйданлы объектның бәясе 138 миллион сум. Ул 2016 елда төзелә башлаган. Физкультура-савыктыру комплексында ике бассейн, спорт һәм күнекмәләр залы, аэробика залы урнашачак.

Рөстәм Хәмитов биредәге “Юбилейный” мәдәният һәм спорт йортында да булды. Ул ремонтка мохтаҗ. Кимендә 5,5 мең кв. метрлы ике катлы бина 1989 елда төзелгән. 2015 елда мәдәният йорты түбәсе җентекле ремонтланган, 2016 елда исә бинага кергән өлешкә ремонт үткәрелгән. Бүген мәдәният йортында 14 ансамбль, клуб һәм түгәрәк, шулай ук сигез спорт секциясе эшли. 350 урынлык тамаша залы җиһазланган.

Төбәк Башлыгы авылның башка җәмәгать объектлары, шул исәптән гомуми белем бирү һәм музыка мәктәпләре, район хастаханәсе филиалы торышы белән кызыксынды, муниципалитет җитәкчеләре белән аларны ремонтлау һәм үзгәртеп кору мәсьәләләрен тикшерде.

Читайте нас: