Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 гыйнвар 2018, 12:08

Шаян «башаяк-каракатица»

Шәһәр мәйданында гаилә ярышлары үтте

Шәһәр мәйданында гаилә ярышлары үтте

Спорт белән шөгыльләнү өчен кыш күпме мөмкинлек бирә безгә! Быел йомшак карга саран булса да, туймазылылар ял итү чарасын таба: тау шуа, чаңгы шуарга урманга чыга, боз өслеген ярып, тимераякта җилә... Кайберәүләр гыйнварның өченче якшәмбесендә билгеләнгән Бөтендөнья кар көненә багышланган ярышларда да катнаша, өстәвенә.
Узган шимбәдә, шушы көнгә багышлап, шәһәр мәйданында «Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә» дип аталган чара оештырылды.
19 гаилә командасы тизлектә һәм үткерлектә ярышты. Тамашачылар бар көченә кычкырып илһамландырды, алкышлады – ата-аналар һәм балалар, тырышып-тырышып, киез итекләр ыргытты, башаяк-каракатица булып кыланды. Әтиләр, яшьлек дәртен туплап, әниләрне һәм бәбиләрне чаңгыларда тартып йөртте.
Илһамландыру төркемнәренең иң күмәге (7нче мәктәп) Миңнеәхмәтовлар гаиләсенеке булып чыкты. Плакатлар күтәреп, такмак әйтеп, Альберт Миңнеәхмәтовның барлык сыйныфташлары – бөтен 4в сыйныфы килгән! Илһамланган команда чаңгы-арбалар тартуда – I, пима томыруда III урын яулады.
Уллы гаиләләр арасында бу ярышлар дебютантлары – 6нчы мәктәптән Хафизовлар абсолют җиңүче буларак танылды. Гаилә башлыгы Алмаз районның «Авто-102» хоккей җыелма командасында уйный, аның 4нче сыйныфта укыган улы Айназ да спортның шул төре белән мавыга. Яшь хоккейчының әнисе Ләйсән бассейнда йөзәргә ярата.
Кыз балалы гаилә командалары арасында Мөфтаховлар («Туймазыводоканал» җәмгыяте) җиңде. Алар чаңгы-арбалар һәм «каракатицалар» узышында да беренче урында, киез итек томыруда исә өченче булды.
– Гаилә стартларында бишенче тапкыр катнашабыз инде, – диде Ралия Мөфтахова. – Элек өлкән улыбыз Денис та ярыша иде, хәзер ул үсте, бүген безнең командада – кече кызыбыз Дарина.
Мөфтаховларга җиңәргә спорт белән күптәнге дуслык ярдәм иткән. Даринаның әтисе Радмир – җитез чаңгычы, Ралия студент чагында волейбол белән мавыккан.
Читайте нас: